11 март 2014 яңалыклары
-
«Тамчы-шоу»да җиңү яуладык
Казаклар мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Закирова Ландыш, 8 нче сыйныф укучылары Кадыйрова Гөлзидә һәм Хәйдәрова Алия "Тамчы-шоу" телевизион интеллектуаль-күңел ачу уенында катнаштылар. Укучылар өчен бик тә җаваплы иде бу вакыйга. География, әдәбият, сәнгать, татар мәдәнияты һәм тарихы буенча белем дәрәҗәсен күрсәтү белән беррәттән, мәктәп данын яклау да бит әле...
-
Чираттагы киңәшмә
Кичә "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтендә 2014 елгы язгы кыр эшләре вакытындагы бурычлар һәм кышлату барышы турында семинар-киңәшмә булды. Анда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Ул язгы кыр эшләренә әзерлекне дә, терлекчелекне дә ныклы контрольдә тотарга кирәклекне искәртте. Хуҗалык җитәкчеләре алдында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов...
-
«Ел хатын-кызы» бәйгесенә бардылар
Быел Хатын-кызлар көне 8 Март хөрмәтенә оештырылган очрашуга Биектау районыннан "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кызлар күзлегеннән" конкурсының зона этабында катнашучы хатын-кызлар барды. Алар барысы да бәйрәм алдыннан - узган җомгада үзәк мәдәният йортында презентацияләр белән чыгыш ясадылар. Бу көнне Чыпчык авылыннан зона конкурсында "Өченче буын героинясы" номинациясендә җиңүче хезмәт ветераны...