Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Сәхнәдә иң тату, матур гаиләләр

Ямаширмә мәдәният йортында, язның беренче бәйрәме 8 Март - халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, авылыбызның иң үрнәк, иң сөйкемле, иң тату, иң тырыш, иң бердәм, сәнгатькә гашыйк өч гаиләсе мәдәният йортында " Нәселле солянка" дигән музыкаль ки-чә-концерт куйдылар. Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк.Һәркайсыбызның...

Ямаширмә мәдәният йортында, язның беренче бәйрәме 8 Март - халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, авылыбызның иң үрнәк, иң сөйкемле, иң тату, иң тырыш, иң бердәм, сәнгатькә гашыйк өч гаиләсе мәдәният йортында " Нәселле солянка" дигән музыкаль ки-чә-концерт куйдылар.

Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк.Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар, тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Гаилә - һәр кешенең таяну ноктасы, ә гаиләнең татулыгы - ир белән хатынның иҗат җимеше. Алар теләкләренә иреш-мәсә, бу икесенең дә гаебе. Анда һәрвакыт туры юлны күрсәтүче, шәфкатьлелек орлыкларын иңдерүче, үзара мөнәсәбәтләрне җайлаучы булырга тиеш. Безнең тормышыбызда нинди генә авыр хәлләр булмасын, бу ыгы-зыгыдан гаилә генә коткара. Җылы учагың, сагынып көтәр пар канатың, юатучың булса, тирә-ягыңда балаларың бөтерелеп йөрсә, синең җаның тыныч. Әйе, авылыбызда үрнәк гаиләләр бик күп. Аларны күреп күңел сөенә. Бу бәйрәмдә әнә шундый пар канатлы, бер-береннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр кунакта булды. Алар - Гә-рәевлар, Гыймадиевлар һәм Гыйльмановлар.

Гыймадиевлар нәселен, гаиләләрен авылда бел-мәгән кеше юк. Бик зур нәсел булсалар да, бер- берсе белән үзара аңлашып, дус, тату яши алар. Бу нәселдә булган җылы мөнәсәбәтләр, ягымлы күз карашлары бер-берсен ничек хөрмәтләү-ләрен аңлатып тора. Вагыйз абый белән Зөбәрҗәт апа да, гомерләре буе колхозда тырышып хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкканнар. Бүген инде Вагыйз абый мәрхүм. Алар балаларга дөрес тәрбия биреп, аларны кечкенәдән эшчән, ярдәмчел, башкаларга карата ихтирамлы итеп үстерделәр. Бүгенгесе көндә биш баласы үз гаиләләрен төзеп, матур гына, күпләргә үрнәк булып, яшәп яталар. Күмәк көч тау күчерә, диләр. Бергә булгач, эшләре дә, тормышлары да гөрләп бара. Эштән бушаган араларда алар бергәләп ял да итәләр, кайсы гармунда уйный, балалары да аларга кушылып җырлый.

Гәрәевлар гаиләсен авыл халкы хезмәт сөючән, тырыш, сәнгатькә гашыйк гаилә буларак яхшы белә, хөрмәт итә. Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди халык. Бу нәсел кешеләренең йортларына гына карагач ук бу нәселнең нинди хезмәт белән шөгыль-ләнгәннәрен күз алдына китереп була һәм анда нинди эшчән кешеләр яшәгәне күренеп тора. Данлыклы Гәрәевлар нәселеннән булган Миңлегали абый авылның бик яхшы балта остасы иде. Ул үз һөнәрен шулай ук балаларына да өйрәтеп калдырды. Ә Хәйдәр абый терлекчелек өлкәсендә күп еллар ветеринар булып эшләп, эшчеләре арасында зур абруй казанган кеше иде.

Тормыш юллары гел тигез генә булмый шул, аның борылышлары, сикәлтәләре дә бар. Бу нәселгә гаиләдә зур терәк булган, якын кешеләрен - ирләрен югалту ачыларын күрергә, тормыш сикәлтәләрен шактый урап узарга туры килде. Шулай да бу гаиләләрнең әниләре авырлыклар алдында югалып калмадылар, балаларын чын кеше итеп тәрбия-ләп, аларга олы терәк булып яшәделәр. Балалары да һәр эшне гаиләдәге олы кеше - әниләре белән киңәшләшеп эшлиләр. Киңәшле эш таркалмас, ди бит халык. Әнә шулай киңәшләшеп эшләгәнгә күрә, аларның гаилә нигезе дә һәрвакыт таза, нык, какшамас, мәхәббәтләре мәңгелек.

Бу кичәнең өченче тату, тырыш гаиләсе, авылыбызның иң күркәм, сәнгатькә гашыйк гаиләләренең берсе - Гыйльмановлар гаиләсе. Гаилә башлыклары Әкрәм абый белән Фирдәвес апа авылда матур гаилә корып, күпләргә үрнәк булып яшиләр. Аларның иң зур байлыклары, шатлыклары, әлбәттә, балалары. Берсеннән берсе матур мәхәббәт җимешләре булган тугыз балага гомер бирәләр, тик өч бала кыска гомерле булып туа. Алты баланың кадерле әти-әнисе була алар. Гаилә башлыклары икесе дә колхозда эшлиләр, ә Фирдәвес апа, соңгы елларда балалар бакчасында пешекче булып эшләп, лаеклы ялга чыга.

Реклама

Үзләре дә бик тырыш булганга балаларга да дөрес тәрбия биреп, эшчән, ярдәмчел, хезмәт сөючән итеп үстерәләр. Гаиләдә иң кадерле зат -ул әни кеше. Әниләрдәге кебек мәрхәмәтлелекне, үзен-үзе кызганмыйча кайгыртучанлыкны, гадилекне, әйбәтлекне тагы кемдә күрә алабыз? Алар булганда гына көннәребез якты һәм җылы. Алар булмаса, тормышның яме, ашыбызның тәме булмас иде. Ә безнең әниләр барысына да өлгерә: эшен дә эшли, безне дә тәрбияли, әтиләрне дә көйли, йорттагы эшләр дә алардан башка эшләнми. Бүген исә Фирдәвес апа әле исән-сау, балаларына үзенең акыллы киңәшләрен биреп яши.

«Кыен бәхет кошын тоту, оя кору, кыенрак тоткач, коргач, саклап тоту», - дип яза Равил Файзуллин. Фирдәвес апаның балалары барысы да гаиләләре белән матур гына яшәп яталар. Ә бу әниләр өчен зур горурлык.

Бер кичәдә һәр гаилә турында тулы итеп сөйләп бирү мөмкин түгел. Моның өчен һәр гаиләнең үзенә бер кичә багышлау кирәк булыр иде. Авылыбызда әле бик күп матур гаиләләр яши. Һәр гаилә - үзе бер серле сандык ул. Бу кичәбездә без шул сандыкны ачып, андагы хәзинәне тамашачыга күрсәтә алганбыз икән, димәк, без максатыбызга ирешкән дип саныйбыз.

Һәр нәсел үзенең чыгышларын искиткеч матур, эчтәлекле итеп әзерләде, экран аша аларның нәсел шәҗәрәләре һәм презентацияләре күр-сәтелде. Сәхнәдә балаларыннан алып әбиләренә кадәр чыгыш ясадылар, биюләр, җырлар, матур скетчлар күрсәтелде.

Ә кичәдә катнашкан гаиләләргә матур чыгышлары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен. Өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын.
Филсинә СӘГЪДИЕВА, Ямаширмә мәдәният йорты режиссёры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев