Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Тимер юл аркылы чыкканда сак булыгыз!

Ел башыннан бирле илебезнең тимер юл аркылы чыгу урыннарында 97 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 28 кеше үлгән һәм 118 кеше яраланган. Шушы вакыт эчендә Татарстанда 1 кешене һәлак иткән һәм 6 кешегә тән җәрәхәтләре ясаган 7 юл-транспорт фаҗигасе килеп чыккан. Юл хәрә-кәте кагыйдәләрен тупас бозу - светофорның тыючы сигналлары һәм...

Ел башыннан бирле илебезнең тимер юл аркылы чыгу урыннарында 97 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 28 кеше үлгән һәм 118 кеше яраланган.

Шушы вакыт эчендә Татарстанда 1 кешене һәлак иткән һәм 6 кешегә тән җәрәхәтләре ясаган 7 юл-транспорт фаҗигасе килеп чыккан. Юл хәрә-кәте кагыйдәләрен тупас бозу - светофорның тыючы сигналлары һәм тиешле юл билгеләре таләпләрен санга сукмау - тимер юл аркылы чыгу урыннарындагы фаҗигаләрнең төп сәбәбе булып тора.

Тимер юл кичүләренә игътибарны җәлеп итү өчен, Татарстанда "Сак булыгыз: тимер юл переезды!" дигән бөтенроссия акциясе уздырылды. 3 июньдә дәүләт автоинспекциясе инспекторы, Россия тимер юллары вәкиле, ЮХИ фондының Биектау филиалы директоры Алсу Сафиуллина белән бергә рейдка 2 нче урта мәктәпнең яшь юл инспекторлары да чыкты. Укучылар семафорның кызыл "күз"е бер сүнеп, бер кабынып торганда чыгарга ярамавына басым ясап, кичү аша чыгу кагыйдәләрен машина йөртүчеләрнең исенә төшерделәр.

Безнең район территориясендә көйләнелми торган берничә тимер юл переезды бар, ә берсе - көйләнүле. Кисәтү чаралары күрелеп торуга карамастан, автомобиль йөртүчеләр тимер юл аркылы чыгу кагыйдәләрен даими рәвештә бозуларын дәвам иттерәләр. "812 нче чакрым" кичүе янында яшь инспекторлар торган беренче 30 минут эчендә 3 йөртүче, кагыйдәне тупас бозып, кабынып-сүнеп торучы сигнал вакытында шлагбаум сызыгы аша үтте. Өстәвенә, берсе рельслар өстендә килеш туктап та калды. Ярый әле, башка машиналар шоферлары, тиз генә чабып килеп, моторы сүнгән машинаны рельслардан этеп чыгардылар.

Автотранспорт чараларын йөртүчеләрнең юлда йөрү кагыйдәләрен тупас бозуы аркасында, тимер юл аркылы чыгу урыннарында фаҗигаләр ел саен булып тора. Төп-төзек эшләп торган сигнализациянең тыючы сигналы вакытында, үз эшләре белән ашыгучы машина йөртүчеләр юл кичүе-нә килеп керәләр. Бу уңайдан Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы ЮХИДИ идарәсе начальнигы - полиция полковнигы Рифкать Миңнеханов тиз арада барлык тимер юл переездларына күзәтү камералары куярга тәкъдим итте. Бәлки, кагыйдә бозулар барысы да теркәлеп бара башлау шоферларны игътибарлырак булырга мәҗбүр итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев