Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Штрафыңны түлә дә, рәхәтләнеп йөр

Узган атнада безнең районда юл-патрульлек хезмәте инспекторлары һәм суд приставлары бергә рейд үт-кәрделәр. Бурычлыларны ЮХИДИ хезмәткәре машиналар агымыннан сайлап алды: рейдка чыкканчы мәгълүматлар базасы буенча Биектауның дәүләткә яки элекке гаиләләренә бурычлары булган автосөючеләр тикшерелде. Бурычтан котылып та, качып китеп тә булмый - шоферлар моның нәкъ менә шулай икәнлегенә законга ничек...

Узган атнада безнең районда юл-патрульлек хезмәте инспекторлары һәм суд приставлары бергә рейд үт-кәрделәр.

Бурычлыларны ЮХИДИ хезмәткәре машиналар агымыннан сайлап алды: рейдка чыкканчы мәгълүматлар базасы буенча Биектауның дәүләткә яки элекке гаиләләренә бурычлары булган автосөючеләр тикшерелде. Бурычтан котылып та, качып китеп тә булмый - шоферлар моның нәкъ менә шулай икәнлегенә законга ничек буйсынуларын тикшерү көненә әверелгән җомга көнне бик яхшы төшенделәр.

Тәҗрибәле инспекторлар машинаның ничек баруына, тизлек режимының ничек үтәлүенә карап та руль артында тәртип бозучымы, бурычлымы - кем утыруын тиз аңлап алалар.

Суд приставларының мәгълүматлар базасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның берничә мең очрагы теркәлгән. Шоферлар еш кына квитанцияләр буенча тү-ләргә дә оныталар.

Бер көндә районда 500 мең сумнан күбрәк штраф җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев