Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ ТӘРӘЗӘСЕ

Сак булыгыз: машинагызны урлап китмәсеннәр!

Җинаятьләр элек тә булган, хәзер дә бар, киләчәктә дә алардан котылып булмаячак, диләр социологлар. Шулай да җинаятьчелеккә каршы көрәшнең иң яхшы алымы - аңа профилактика һәм бу полициянең төп бурычы. Берәү дә бу бәла миңа кагылмас, дип әйтә алмый. Машиналы кеше-ләрнең тормышындагы иң күңелсез вакыйгаларның берсе - яраткан тимер атларын...

Җинаятьләр элек тә булган, хәзер дә бар, киләчәктә дә алардан котылып булмаячак, диләр социологлар. Шулай да җинаятьчелеккә каршы көрәшнең иң яхшы алымы - аңа профилактика һәм бу полициянең төп бурычы.

Берәү дә бу бәла миңа кагылмас, дип әйтә алмый. Машиналы кеше-ләрнең тормышындагы иң күңелсез вакыйгаларның берсе - яраткан тимер атларын урлату. Кайвакытларда караңгы ишегалларыннан узганда күпләрнең үз мөлкәт-ләренә шундый битараф мөнәсәбәттә булуына шаккатасың. Махсус кую урынына түләү өчен автомашина бәясеннән бер процент акчасын кызганучы күпләргә аны бөтенләй югалту куркынычы яный. Әлеге проблема елның елында кискенләшә, чөнки урамнарыбыздагы машиналар саны арта бара, һәм һәркем моны үзе бәлагә тарыгач кына аңлый. Күп очракларда машина хуҗалары җинаятьчеләргә үзләре "ярдәм итәләр" - кабызу йозагыннан ачкычларын алмыйлар, тәрәзәсен ныклап ябып бетермиләр, машинаны кеше аз йөри торган урында калдыралар. Җинаятьче мондый мөмкинлектән файдаланмый калмый, әлбәттә! Әмма кайвакытта иң яхшы куркынычсызлык системалары да мөл-кәтнең сакланышын тәэмин итә алмый. Куркынычсызлык системасындагы яңалыкларны белгечләр генә үзләштерми, инновацияләрне алар гына өйрәнми, җинаятьчеләр дә тик ятмыйлар. Һәркем дә үзенең мөлкәтен кул сузулардан саклый алсын өчен түбәндәге тәкъдимнәрне истә тотарга тиеш:

автомашинаның ишеген беркайчан да ачык килеш калдырмагыз һәм кабызу йозагыннан ачкычларын алмыйча китмәгез;

машинаны озак вакытка кеше аз йөри торган һәм караңгы урыннарда калдырмагыз;

автомобильне төнгә калдырганда гараж яки түләүле кую урыныннан файдаланыгыз;

карак автомашинаны тиз генә кабыза алмаслык чаралар күрегез: аңа сак сигналлары, руль системасына, педальләренә блокировка куегыз;

"бардачок"та яки автомобиль салонында документлар, кыйммәтле әйберләрегезне калдырмагыз;

беркайчан да файдалануда булган һәм техник документлары булмаган запас частьләр һәм детальләр сатып алмагыз - аларның 90%ы урланган әйберләр;

автомашина сатып алганда ачкычлар икәү булырга, ә инде машинада куып алып китүгә каршы сигналлар куелган икән, комплектта ике брелок та булырга тиеш;

автомобильне аерым кешеләрдән сатып алганда тиешле техник документлар белән бергә техник чара паспортын да (ПТС) таләп итегез;

автомашинагызның урланганын белү белән үк "02" телефоны буенча яки якындагы полиция бүлегенә хәбәр итегез, техник паспорттагы мәгълүматларны (автомашинаның маркасын, моделен, төсен, дәүләт номерын, агрегатлары номерын) күрсәтегез.

Җинаять турында ничек иртәрәк хәбәр итсәгез, ул шуның кадәр тизрәк ачылыр!

Россия Эчке Эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең тикшерү бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев