”Ышанасы да килми, шулай ук яшәлде микәнни инде"
Сугыштан соңгы авыр еллар. Хәлимә апа әтисе сугыштан яраланып кайтканнан соң, 4 бала булып дөньяга килә. Озак та тормый 6 баланы ятим итеп әтиләре үлеп тә китә.Авыр, әтисез тормыш башлана.
Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Хәлимә апа апалары артыннан Казанга чыгып китә. Анда киез итек фабрикасына эшкә урнаша.Кичке мәктәптә укуын дәвам итә, урта белем алу турында аттестат алуга ирешә. Ләкин укырга бик яратса да, укуын югары уку йортларында дәвам итә алмый, чөнки авылда ике бала белән ялгыз әни. Тормыш итәсе, аларны карыйсы бар. Атна ахыры җитүгә авылга ашыгалар. Аркаларында атнага җитәрлек ипи, шикәр, кирәк-ярак тулы капчык асып җәяү атлыйлар.
Ә Шамил абый гаиләдә көтеп алган бердәнбер бала була. Әтисе дә сугыштан исән-сау кайта. Гомер буе колхозда комбайнер була. Шамил абыйга да нәкъ шул әтисе тирәсендә кайнашкангадыр инде техника “җене” кагыла. Кечкенәдән әтисе белән кырдан кайтып керми, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 14 яшендә аның бер үзенә тоташ бер комбайн тапшыралар. Мәктәпне тәмамлагач, Усад СПТУ№40 укырга керә. Аннан механик булып чыга, кабат туган авылына кайтып комбайнга утыра.
Тормыш никадәр генә авыр булмасын, яшьлек үзенекен итә. Яшьләр кичке уеннарга чыгалар, кич клубта җыелалар, бәйрәмнәрдә актив катнашалар. Нәкъ менә шундый иң матур бәйрәмнәрнең берсендә – Сабантуй бәйрәмендә бер-берсен күрәләр дә инде Шамил абый белән Хәлимә апа. Кич белән бөтен авылына бардәнбер булган мотоциклы белән Шамил абый Хәлимә апаны кичке уенга алмага килә. Озын-озак мәхәббәт тарихының башы менә шулай башлана. Аннары соң Шамил абыйны армия сафларына алалар.Ул 3 ел Германиядә танкист булып хезмәт итә. Ике арада сагыну хатлары йөреп тора.
Ниһаять, кабат очрашу көне килеп җитә. Шамил абый хезмәтен тәмамлап авылга кайта, яңадан яратып башкарган эшен дәвам итә.
1969 елның апрель аенда, табигатьнең язгы аяк баскан иң матур мизгелендә, алар уртак тормыш корып җибәрергә булалар. Никах көнен 1 апрельгә билгелиләр. Ләкин Хәлимә апа килен булып төшәргә өлгерми кала, больницага эләгә. Терелеп чыкканан соң гына, үзләрен кавыштырган ямьле июнь аенда ул булачак нигезенә килен булып төшә. Кайнана белән кайната аны бик җылы каршы алалар. Ишле гаиләдә эш белән тәрбияләнгән кыз үзе дә сынатмый. Беренче көннән үк тырышып эшкә тотына. Авылга күченеп кайта һәм мәктәпкә лаборант булып эшкә урнаша. Бу арада Шамил абыйны техниканы яхшы беләсең, белем ал, дип Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга җибәрәләр. Ул читтән торып техникумны тәмамлый. Туган колхозына кайтып инженер вазыйфасына алына.
Тормышны тулыландырып 1970 елда аларның кызлары дөньяга аваз сала. Бу йортта ул көтеп алынган Ходай бүләге була. Әти-әнидән бигрәк йорттагы олыларның шатлыклары эчләренә сыймый. Дәү әтисе аны бик яратып Халидә исеме куштыра. Аннан соң гаиләдә ир бала аваз сала.Әтисенә ошатып аңа Рамил исеме кушалар.
Менә шулай тыныч кына, тату гына бергә-бергә гомер итә бу гаилә. Шамил абый озак еллар инженер булып эшләгәннән соң мәктәпкә технология укытучысы булып күчә, 20 елдан артык гомерен балаларга техника өйрәтүгә багышлый. Авылның бик күп ир-егетләре Шамил абый ярдәме белән трактор йөртү таныклыгы алуга ирешәләр.
Хәлимә апа мәктәптән соң "Татмелиорация"дә лаборант булып эшли. Аннан аны авыл советына секретарь итеп куялар. Пенсиягә чыкканчы бик озак гомерен ул шушы эшкә багышлый.
Гомер үтә тора. Эшләнәсе эшләр эшләнә, өр яңадан тормышлар төзелә, ирешәсе уңышлар ирешенә, хыяллар тормышка аша, гомер елгасы әкренләп ага да ага. Балалар да үсеп җитә. Кызлары Халидә апа укытучылык һөнәрен сайлый. Институт бетереп, туган мәктәбенә укытучы булып кайта. Инде менә 30 елга якын гомерен балалар укытуга багышлый.
Уллары Рамил абый әтисе юлын сайлый. Усад СПТУ № 40 тәмамлый. Тракторист, шофер һөнәрен үз итә. Армия сафларыннан хезмәт итеп кайткач, авылда кала шофер булып эшли башлый. Ә бүгенге көндә исә ул Казан шәһәрендә трактарист вазифасын башкара.
Балалар үсә, олылар олыгая. Хәлимә апа белән Шамил абыйның төп таянычлары булган әти-әни дә картая. Шактый гына авырганнан соң 1990 елны Шамил абыйның әнисе үлеп китә. Аны олылап соңгы юлга озаталар. Ә әтисе Габделхай абый йортның төп кешесе булып, киңәшче, ярдәмче булып әле шактый еллар яши. Ул оныкларын кияүгә биреп, өйләндереп, 4 оныкчыгының үскәннәрен күреп кала. 2002 елда 88 яшендә вафат була. Инде үзләре пенсия яшендә булсалар да, Шамил абый белән Хәлимә апа бу югалтуны бик авыр кичерәләр.
Менә шулай үзенең шатлыклары, борчулары, мәшәкатьләре, куанычлары, югалтулары, табышлары белән 50 ел гомер үтеп тә киткән. Бүгенгесе көндә алар малайлары Рамил һәм киленнәре Гөлшат гаиләсе белән бергәләп төп нигездә яшиләр. Кызлары Халидә дә гаиләсе белән күршедә генә. Ике йортка 5онык, 1 оныкчыклары бар. Борынгыдан нигезгә салынган, гаиләнең язылмаган законына әйләнгән татулык, бер-береңә хөрмәт, ачык йөз. Олыларны олы итү, кечеләрне кече итү, ярдәмләшү кебек сыйфатлар бу гаиләнең визит карточкасы булып тора.
Күптән түгел алар алтын туйларын билгеләп уздылар. Бөтен гаилә җыелды. Котлаулар, матур сүзләр, күңелле шаяртулар белән бүлмә гөр килде.”Ышанасы да килми, шулай ук яшәлде микәнни инде", - дип елмаялар бәхетле Шамил абый белән Хлимә апа 5 яшьлек оныкчыкларына карап. "Ярый әле тормышыбыз да төрәк булырлык сау-сәламәт әти-әниебез бар яныбызда",- дип куана Рамил абый.
Әлфинур Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев