Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Якташларыбыз тормыш тәҗрибәсе, яшәлгән еллары белән күпләргә үрнәк

22 сентябрь көнне мәркәзебездә “Нечкәбил -2018” бәйгесенең ярымфиналы узды. Инде ничә ел Татарстанның үрнәк шәхесләре белән якыннан таныштыручы әлеге конкурс, халык һәм гаилә гореф-гадәтләрен данлавы белән күркәм. Бәйгенең төп геройлары - аналар, гаилә учагын саклаучылар, җәмгыятебезне хезмәтләре белән матурлаучы хөрмәтле хатын-кызлар.

Сайлап алу турлары  республика буенча май-июнь айларында узды.  Дүрт шәһәрдә исә   быел да  җирлекләрендә иң-иңнәр дип табылганнар ярымфиналга җыелды. Казан шәһәрендә узган зур чарада Биектау данын  Татар Алаты авылында гомер итүче Рәмзия  һәм Шәүкәт Шакировлар яклады. Якташларыбызга “Ижминводы” санаториенә юллама тапшырылды.

Кирәк чакта сабыр итә белгән,

Юл да куя белгән парлар бар.

Гомер буе хисен суытмыйча

Янып яши торган ярлар бар.

Якыннарың, авылдашларың, дусларың арасында хөрмәтне бер көндә генә яулап булмый. Дөрес, аны югалту өчен кайчак җитә бер гамәлең. Ә хөрмәт, көндәлек тырышлык таләп итә. Шәүкәт ага белән Рәмзия ханым да үз бәхетләрен бөртекләп җыялар. “Гаилә” дигән серле сандыкта тапкан маллары да, шатлык-сөенече дә, авырлыгы да уртак салына. Шуңа икесе өчен дә бик кадерле ул бүген. Ә без,  якташлары,  аларга карап сокланабыз. Әлеге бәйгедән соң Шакировларның матур даны кайтаваз булып Ватаныбызның һәр почмагына барып ирешер дип ышанып калабыз. Хәер, алар өчен кемнеңдер мактавы, соклануы үзмаксат түгел. Рәмзия апа белән Шәүкәт абый бүгенге нык, җитеш  яшәешләре  белән күптән инде кырыс язмышны да буйсындырган пар. “Нечкәбил” кебек дәрәҗәле бәйгедә чыгыш ясарга аларга тирә-юньдәгеләр тәкъдим итә. Аңа кадәр район күләмендә узган конкурста чыгыш ясап, алдынгы булалар. “ Район үзәгендә узган бәйге туган йорт, нәсел шәҗәрәләренә багышланган иде. Без анда килен төшерү йоласын күрсәттек. “Нечкәбил” конкурсына исә программабызны бераз гына үзгәрттек. Барчабыз да яраткан “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек алдык. Мин Мәйсәрә булсам, Шәүкәтем  Булат иде” дип уртаклашты Рәмзия апа. Әлеге сөйкемле, чибәр ханымның беренче караштан ук сәхнә өчен яратылганын аңлавы кыен түгел. Аның йөз яктылыгы, күңел матурлыгы белән тәңгәл килә. Ә Шәүкәт абый исә, атар ирләренә хас булганча,  җитди карашлы, аз сүзле, тыйнак. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” , диләрме әле? Якташыбыз да шуның якты үрнәге икән. “ Яшь вакытларда сәхнәләрдә уйный идек инде. Эшләгән чакларда да төрле-төрле чараларда катнаштык. КВН да уйнадык“ – ди Шәүкәт абый. 

“Нечкәбил” бәйгесендә  шул  рәхәт  минутларны искә алып, җырлатып-биетәләр дә, моңлы тавышлары белән тамашачыларның күңелен нечкәртәләр. Үзләре белән бергә башкаларны да үткәннәр белән таныштыралар. Табында исә халкыбызның милли ризыклары балкый. Рәмзия апа белән Шәүкәт абыйның кунакчыллыгы бәйгедә дә үзенең чагылышын таба. “Әлбәттә, барысын  да үзебез генә әзерләп бетерә алмас идек. Балаларыбыз, аеруча  бергә торучы киленебез Гүзәл, улыбыз Әнәснең ярдәмен тойдык. Шулай ук туганнарыбыз, сеңлем гаиләсе, барлык дусларыбыз бер генә гозеребезне дә кире какмадылар. Барысына да зур рәхмәт барып ирешсен иде” дип тели   гаилә башлыгы. Рәмзия һәм Шәүкәт Шакировлар “Гаилә кыйммәтләре” номинациясендә көч сынаша. Алар мәйданчыгында барлыгы дистәләп  пар чыгыш ясый. Якташларыбыз  тормыш тәҗрибәсе, яшәлгән еллары белән башкалардан олырак. Шуңа чыгышларын да яшьләр өчен бер сабак итеп  әзерләргә тырышканнар. “Безнең заманда туйлар өчәр, дүртәр көн дәвам итә иде. Ике көн кыз ягында булса, икесе егет ягында гармуннар белән бик күңелле итеп үтте “ дип  елмая Рәмзия апа. “Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк”, дибез. Бүгенге җәмгыятьтә  кешелек берсеннән-берсе зур, матур туйлар уздыра. Күлмәкләрнең дә иң затлысы, бәйрәм табынының да иң мулы яшьләр өчен әзерләнә. Таң туу белән  егет һәм  кыз аерым юл сайлый. Кайчандыр  Татар Алаты егете  Шәүкәт  белән Дөбьяз гүзәле Рәмзия дә  шундый ук яшь, тормышны аңлап кына килүче  булганнар бит. Аларның ялгышкан чаклары да булгандыр. “Сез бу сынауларны ничек уздыгыз соң?” дигән сорауга  сабыр гына  “үзара хөрмәт белән” дип җавап кайтаралар. “Бер-береңә карата хөрмәт, ярату булмаса,  беркайчан да гаилә нык булмый  ул“ дип үз киңәшен бирде Шәүкәт ага. “Безнең барысы да уртак булды. Шушы нигезне төзегәндә дә Шәүкәткә авыр булмасын дип,  ул 4 кирпеч күтәрсә, мин дә кулыма 4не алыр идем. Ул бер эшкә тотынса, аңа җиңелрәк булсын дип гел аның янында була идем” дип дулкынланып искә ала тормыш юлдашы.  Шушы күркәм нигездә ике сабый туа. Бүгенге көндә үзләре әтиләр булган ике егет Әти тәрбиясе, Әни җылысы тоеп үсәләр. Хәзер инде Рәмзия апа белән Шәүкәт абый бәхетле дәү әти, дәү әни дә. Оныкларының да эшкә өйрәнеп, хезмәттән курыкмыйча, олыны – олы, кечене кече итә белеп үсүләрен телиләр. Үзләре исә бүген дә гел хәрәкәттә. Кояш белән бергә уянып, көннең һәр минутын нәтиҗәле итеп файдаланырга өйрәнгәннәр. Сөбханалла, Рәмзия апа инде ничә ел дини яктан белемен ныгыта.

Гаилә кыйммәте. Алар чыгыш ясаган номинация шулай дип атала. Без хәзер алтын-көмешләргә табынабыз. Кыйммәтле йорт, машинасы булганнар безнең өчен Галәм патшасына тиң. Ә гаилә кыйммәте ни белән үлчәнә соң? Әлбәттә, салынган нигезнең ныклыгы, “гаилә” дигән учакның җылысы, иманлы балалар белән. Барысының чишмә башы –  хөрмәт. 

Рәмзия һәм Шәүкәт Шакировлар тормышы яшьләр өчен үрнәк. Һәрвакыт ниндидер идеалларга омтылып, тирә-якны үзебез матурлаучы икәнне онытучы буын өчен үрнәк. Хөрмәтлеләребез! Сезгә саулык телибез! Әле озак еллар туган нигезнең сакчылары булып, озын, тигез, хәерле гомер итђргә язсын! Әлеге юллар  сезнең язмыш кайтавазы сыман.

Син яшь чакта, мин яшь чакта, ул чакта

Ярый әле калмаганбыз без ятка.

Бары да булды язмышта, яшибез җитеш тормышта,

Син минем хакка түзгәнгә, мин синең хакка.

Яшьлекләр бар, бар үткәннәр араларда,

Үзәкләрне өзеп тора балалар да.

Саклап калдык сөюне дә, тапламадык,

Юл куймадык күңелләрне караларга.

Миңа бүген бик кадерле гомеремнең

Һәрбер көне, һәрбер төне, һәрбер таңы.

Кайтып булса уткәннәргә

Үтәр идем мин кабаттан

Шул гомерне бары синең белән тагын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев