Сулыклар янында куркынычсызлык турында онытмагыз
Социаль челтәрләрдә: “Дуслар, сез ничек уйлыйсыз - Биектау районында су коену өчен иң киң таралган урын кайда? Җавапларыгызны шушы пост астындагы аңлатмаларда языгыз” дигән мәгълүмат барлыкка килде.
Әлеге хәбәрне урнаштырганнан соң берничә көн вакыт узды һәм безнең районда су коену өчен иң киң таралган урынның кайда икәнлеген тизрәк беләсебез килде. Аңлатмаларда ешрак Тимошкино, Әлдермеш һәм Пермякины язганнар. Шулай ук Садилово, Ташсу, Юртыш һәм Солабаш та телгә алынган. Әлбәттә, Зәңгәр күлләр дә онытылмаган. Әмма ул, аңлашылганча, бу исемлеккә керә алмый, чөнки анда көн саен туристлар болай да бик күп була. Ул бит әле бөтен Татарстаныбызның йөзек кашы да һәм анда коенып чыгарга иң кыюлар һәм чыныкканнар гына батырчылык итәдер.
Без иң беренче мисал итеп китерелгән өч күлне карап кайтырга булдык. Беренче тукталышыбыз - Тимошкинодагы күл. Тавыш бирү буенча лидер. Биредә, чынлап та, гаҗәеп матур: суы да чиста, тирәнлеге дә җитәрлек, юл да янәшәдән генә уза. Тик менә машинаны куяр урын гына юк, аннары бетон плитәләр буйлап төшүе дә авыр. Без бирегә иртәнге якта килдек, шунлыктан кешеләр юк дәрәҗәсендә иде. Көннәрен су коенудан башлап җибәрергә теләгән бер-ике авыл кешесен генә очраттык. Биредә кечерәк кенә күпер дә бар. Сүз матурлык турында барса, аны уңай күренеш дип бәяләргә мөмкин. Әлеге урынны фотога төшереп алсагыз, аңа шунда ук игътибар итәрләр һәм аңлатмалар да байтак булыр. Әмма авылда яшәүче берәүнең сүзләренә караганда, биредә ел саен яшьләр күп һәлак була икән. Алда нәрсә көткәнлеген белмичә, суга чумалар. Ә анда - бетон баганалар.
Бу күлдән соң без Пермякига юл тоттык. Анда безне нәни үрдәк бәбиләре каршы алды. Аңлатмаларда әлеге урынны аеруча мактаганнар иде.
- Бик шәп урын ул, минем балачагым шунда узды. Ә хәзер анда күпме булдыра алганнар, шуның кадәрле пычратканнар, чүп-чары да, пыяла ватыклары да җитәрлек, - дип язылган аңлатмада.
Чүп-чарның алай ук өелеп торганын күрмәсәк тә, аларны бөтенләй юк дип тә әйтеп булмый. Һәм бу турыда озаклап сөйләргә дә булыр иде. Кешеләр бирегә чиста урынга ял итәргә киләләр дә, үз артларыннан чүп-чар тутырылган капчыклар ташлап калдыралар. Бәлки үзең ял итә торган урынга мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәктер һәм шул чакта проблемалар да булмас?!
Исемлектәге өченче күл - Әлдермештә. Эссе көннәрдә бирегә ял итүчеләр бик күп җыела икән. Шәһәрдә ял итү урыннары күп булуга да карамастан, бирегә хәтта Казаннан да киләләр диләр.
Гомумән алганда Биектау районында су коенырга рөхсәт ителгән сулыклар һәм елгалар юк. Әмма шул ук вакытта коенып чыккан өчен җинаять җаваплылыгы да күздә тотылмаган. Ә административ җәза бар. Тиешле кагыйдәләрне бозган өчен гражданнарга кисәтү яки бер меңнән алып 1,5 мең сумга кадәр штраф яный. Иң мөһиме исә - куркынычсызлык турында онытмау.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев