Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Күршеләрем белән горурланам

Сүзем күрше Мәмдәл мәктәбенең физика-информатика укытучысы Алия Зәитовна һәм аның укучысы Фәнил Батыршин турында.

1968 нче елның 30 нчы октябрендә  Алексеевск районының  Түбән Тигәнәле авылында дөньяга килгән, тормышын укытучы һөнәре белән бәйләгән Алияне язмыш Биектау районы Мәмдәл авылы егете Камалов Марат белән очраштыра һәм кавыштыра да. Кулларына диплом алган яшь белгечләр беренче чыныгуны Биектау районы Суыксу мәктәбендә үткәннән соң, Маратның туган авылындагы зур тарихлы, данлыклы Мәмдәл урта мәктәбендә укыта башлыйлар. Шул көннән бирле Алия Зәитовна укучыларга физика һәм информатикадан белем бирә. Куелган хезмәт, түккән көч юкка булмый. Аның укучылары – олимпиада җиңүчеләре, төрледән-төрле бәйге-конкурсларда призерлар, имтиханнарда яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләр. Укытучының портфолиосы күп кенә грамота, дипломнар белән байый, тулылана бара. Мәсәлән, Биектау районы хакимиятенең 2004 – 2016 нчы елларда бирелгән грамота һәм дипломнары, Татарстан Республикасының дәрәҗәле бүләкләре: грамота һәм диплом, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе (2009), ниһаять, Россия Федерациясенең Мактау грамотасы (2016) – укытучы хезмәтен лаеклы бәяләүнең дәлилләре.

Хезмәттәше, шагыйрә Фирая Абдуллина, Алия Зәитовнага багышлап, бик матур шигырь язды. 

Хезмәттәшем Алия, син

Күркәм сыйфатларга ия:

Алтынга тиң сабырлыкны

Белмим, каян аласың.

Тиешле урында син

Дәшмичә дә каласың.

Олыга да, кечегә дә

Ярый синең киңәшең,

Кайгы-борчуларыңны

Яшерә дә беләсең.

Күңелең шат булганда

Рәхәтләнеп көләсең.

Кызым диеп торучы

Әти-әниең барда,

Яшең күпме булса да,

Син әле үзең бала.

Балаларың бүгенгедәй

Инсафлы булса иде,

Ямь өстенә ямьнәр өстәп

Оныклар туса иде.

Ирең белән бүгенгедәй

Бер булсын уйларыгыз,

Парлы булып үтсен сезнең

Бриллиант туйларыгыз.

Туган көн котлавы итеп

Шигыремне кабул ит,

Тукай кебек яза белмим,

Зинһар, яме, гафу ит.

Хисләрнең таралуында

Роль уйныймы физика?

Без сине бик яратабыз –

Менә шундый лирика.

Алия Зәитовна өчен 2018 нче ел, беренчедән, юбилей елы булса, икенчедән, укучысы Фәнил Батыршинның зур уңышка ирешү елы. Көньяк Сахалинда узган VI WorldSkills Russia чемпионатында  Казан мәгълүмати технология һәм элемтә техникумы  (КТИТС) студенты Фәнил “Мобиль робототехника” компетенциясендә лаеклы беренче урынны алды, алтын медальгә һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.

Августның 8 еннән 12 сенә кадәр барган чемпионатта 63 компетенция буенча көрәштеләр, Россиянең 85 регионыннан командалар көч сынашты. 14 яшьтән 25 яшькәчә 700 профессионал катнашкан бу чемпионатта Татарстан командасы 6 призлы урын алды. Шуның берсе – Мәмдәл егете Фәнилдә! Мәктәптә укыганда ук информатика фәне белән кызыксына башлап, тирәнтен өйрәнергә керешкән Фәнилнең бу уңышына аптырыйсы юк. Районда оештырылган “Яшь программист”, “Куркынычсыз интернет” һ.б. бәйгеләрдә җиңү яулап килде ул. Үзе ясаган “БДИ га әзерләнүчеләр өчен” сайтын тәкъдим иткәнен, проектны яклаганын күреп шаккаткан идем. Быел исә Россиякүләм җиңү! Афәрин, Фәнил! ТНВ дан Фәнил турында сөйләгәндә, аның белән горурланып утырдым. Ә инде Фәнилнең ике телдә: татар һәм рус телләрендә бик яхшы интервью биргәнен күреп, авыл мәктәбен тәмамлаган яшь кешегә соклануым бермә-бер артты. Татар яшьләре телләр дә беләләр, һөнәри осталыкка да ирешәләр!

Киләчәктә дә Фәнилгә иҗади уңышлар юлдаш булсын, ә укытучысы Алия Зәитовнага сәламәтлек, тынгысыз хезмәтендә яңа үрләр, гаилә бәхете телисе килә. 

    Әлфинур НИЗАМИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев