Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яналыклар

Фәрит Ганиев : “Без кышның салкыныннан, җәйнең челләсеннән курыкмаска өйрәндек”

Бүгенге тормышны телефон элемтәсе, радио, телевидение, интернеттан башка күз алдына да китерүе авыр. Болар көнкүрешебезне уңайлырак, ә эшебезне тагын да нәтиҗәлерәк итә. Элемтә тармагында хезмәт итүчеләр яңа заманча технологияләрдән файдаланып, бүгенге көндә дә районыбызның социаль тормышын тагын да үстерү өчен тырыш хезмәт куялар.

Якташыбыз Фәрит Мансур улы Ганиев та элемтә тармагына үзенең иң матур 41 язын, җәен, кышын, көзен   бүләк итүче. Ул аның өчен күптән инде эш кенә түгел, ә яшәү рәвеше. Шунысы куандыра, аның хезмәтенә биргән тугрылыгы, мәхәббәте җитәкчелек тарафыннан да  рәхмәт булып әйләнеп  кайта. Бу көннәрдә Фәрит Мансур улына  «Таттелеком» гаммәви  акционерлык оешмасының  “Атказанган  хезмәткәре”  медале  тапшырылды. Озак еллар намуслы хезмәте өчен якташыбыз  Казан шәһәренә бүләкләү  тантанасына чакыру алды. Бу яңалыкны ишетү белән без дә Фәрит абый белән элемтәгә кердек. Төп максатыбыз: сайлаган юлыңа 4 дистәдән артык тугрылык саклауның серен белү иде.

-    Хәерле көн. “Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш ” дигән юлларны һәрберебез дә хәтерли. Фәрит абый, Сезнең дә дистә елларга сузылган хезмәтегез үз нәтиҗәсе белән сөендерә башлады. Хыялда бәлки  күптәннән бардыр, ләкин бу исемгә лаек булырмын дип уйлый идегезме, көтелгән булдымы?

-    Хәерле көннәр. Минем эш дәверемдә грамоталар, мактау кәгазьләре күп булды. Ләкин медальләрем юк иде. Хәтта оныкларымда да бар, миндә юк,  дип бераз моңсуланып алган чаклар да булгалады. Ә менә   Казан шәһәренә чакыру алырмын дип көтмәгән идем. Күрәсең, Аллаһ Тәгалә күңелдәгесен тормышка ашырды. Элеккеге җитәкчебез Олег Крымкин аны сюрприз ясарга теләгән. Аның миссиясен Тимур Маратович Магдеев дәвам итте.

-    Шундый мәртәбәле бүләкне Пирамида сәхнәсеннән,  мәртәбәле  җитәкче кулыннан алу өчләтә шатлык булгандыр?

-    Әйе. Әлеге бәйрәмгә без җитәкчебез Тимур Маратович белән бергә бардык. Иң башта чараның рәсми өлеше булды. Бүләкләү тантанасында исемемне кабат ишеткәч, тагын да зуррак дулкынланудан  сәхнәгә күтәрелгәнемне сизми дә калдым.

-    41 елдан артык вакыт. Бер сайланган юлның озынлыгы бит бу. Кайчандыр аны сайлауның сәбәбе нидә иде?

-    8 сыйныфны тәмамлаганда сайлау алдында калдым. Я 9 сыйныфка барырга, яки берәр һөнәр үзләштерергә. Мин Казан элемтә электротехникумына киттем. Анда “Район элемтә челтәре һәм радификация” факультетына кердем. Бирегә Аллаһ Тәгалә үзе юл биргәндер, алга таба минем авыл җирлегендә бу белемнәр бик кирәк булды. 1977 елның 1 августында район Элемтә Үзәгенә беренче тапкыр эшкә килдем . Шунда мине дежур электр механигы вазыйфасына билгеләп,  Дөбьяз авылына юлладылар. Шул аралыкта армия сафларында да хезмәт итеп кайттым.

-    Иң беренче эшли генә башлаган еллар авыр идеме?

-    Уку - бер мәсьәлә, ә эш - икенче. Шул чакларда Дөбьяз участогында җитәкче булган  Нил Хәйрулла улы Вәлиуллинга рәхмәтем чиксез бүген дә. Эштә ул минем беренче ярдәмчем булды. Белемен беркайчан да үзендә саклый торган кеше булмады ул. Шуңа һәрчак аның булышлыгын тоеп тордым . Рәхмәтләрем аңа дога булып ирешсен. Мин дә аннан гел үрнәк алырга тырыштым .

-    Хезмәт эшчәнлегендә төрле вазыйфалар башкарырга туры килде, дидегез.

-    Әйе. Вазыйфаларның төрлесе йөкләнде. Бервакыт дәү әнием минем эшемне  күреп:  “Ий, улым, 4 ел укып та тимер-томыр асып багана башында йөрисең ич “ дип жәлләп тә куйган иде. “Борчылма, дәү әни, мин югарыга менгән саен Аллаһка якынаям ич” дип җавап кайтарганмын.

-    Эшнең авыр чаклары да, шатлыклы мизгелләре дә күп була инде ул. Сезнең хезмәттә иң авыры нәрсә?

-    Авыр вакытлар инде онытылган. Ә менә күңелле чаклары бик күп иде. Ул елларда өйләрдә телефоннар бик юк иде. Халык,  якыннары белән сөйләшер өчен,  ферма өенә менеп йөрде. Телефон аша шатлыгын да, борчуын да бүлешәләр иде. Без шул элемтә сагында тордык. Линияләрдән  бик туңып кайтырга туры килгән чаклар да еш булды. Без кышын туңмаска, җәен пешмәскә өйрәндек.

-    Үкенгән чаклар булмадымы?

-    Ачу килгән чакларда армиядә алган тәҗрибә искә төште гел. “Сержант Ганиев, боекмаска, алга”  дигән сүзләр мине гел алга этәрде.

-    Фәрит абый, белүебезчә, сез тумышыгыз белән дә Биектаудан.

-    Әйе, мин Чыршы авылыннан. Бүгенге көндә дә туган авылымда гомер итәм. Тормыш иптәшем Асия белән дә шул элемтә тармагы таныштырды. Ике ул үстердек, алар һәрберсе үз тиңнәрен табып гаилә кордылар. 4 оныгыбыз  үсә, Аллага шөкер.

-    Туган авылыгызда элемтә белән кыенлыклар юкмы?

-    2000 нче елдан җәмгыятебезгә электрон телефон станцияләре керә башлады. Шул елларда без җирлек башлыклары белән зур авылларда  телефонның  файдасы турында гражданнар җыеннары үткәрдек. Чыршы авылы кечкенәрәк булгангамы, ул гел читтәрәк калып килә иде. Шуман авыл җирлегендә шундый станция барлыкка килү белән, шул вакыттагы җитәкчебез Габдулла Галлямов минем гозеремә каршы төшмәде. Без авыл халкы белән сөйләшеп, бик тиздән туган авылымда да элемтәне булдырдык.

-    Бүгенге  көндә яшьләр арасында Сезнең юлны сайлаучылар яки сайларга теләүчеләргә нинди киңәш әйтер идегез?

-    Арча районында беренче җитәкчебез Ренат Гыйниятовичның  “Элемтә аклар заманында да, кызыллар заманында да, һәр сәясәттә кирәк”,-  дигән сүзләре истә гел. Шушы юлны сайлаучыларга теләгем шул : үз һөнәрләренә туры юлдан атлауларын телим. Минем кебек гомер көзенә кергәндә дә шул сайлаган юлларына тугры булсыннар иде дип телим. 

-    Рәхмәт Сезгә! Киләчәк елларда да шулай хезмәттән  тәм табып, саулык, тигезлек, иминлек белән гомер итәргә насыйп булсын! 4 дистә гомерен яраткан эшенә багышлаган кеше буларак, сез әле тагын бик күп мактауларга, бүләкләргә лаек.

-    Чакыруыгыз өчен рәхмәт!

 

 

                                                                                                                      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев