Эш барышын автоматлаштыру - авыл хуҗалыгының тотрыклы үсеше өчен гаять мөһим
Район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм агрономнар узган атна азагында “Серп и молот” хуҗалыгында җыелдылар. Әлеге очрашуда шулай ук Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты.
Хуҗалык кул хезмәтеннән файдаланыла торган гади киптергечләргә алмашка конвейерлы яңа киптергеч алган. Очрашуга менә шул сәбәпче булган. Элек киптерүгә бик күп вакыт һәм көч сарыф ителгән, аннары ул тигез дә булмаган.
- Мондый җайланма алуга безне тормыш үзе этәрде. Элеккеге киптергечләрдә эшләү өчен 12 кеше кирәк иде, эшчеләр җитмәү нык сизелде. Ә бу киптергечкә нибары бер оператор таләп ителә, - дип сөйләде “Серп и молот” авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Газинур Сафин. Файдалануда гади, әмма нәтиҗәле эшли торган мондый киптергеч - Татарстанда беренчесе. Баш агроном сүзләренә караганда, республикада киптерү хуҗалыгы тиешле дәрәҗәдә алга китмәгән һәм фермерларны мондый яңалыклар белән таныштырып торырга кирәк. Урып-җыю турыдан-туры кабул итү хуҗалыгының җитештерүчәнлегеннән тора: ындыр табагы ничек кабул итсә, шундый нәтиҗәләрне көтәргә дә туры килә.
Әлеге конвейерлы киптергеч яхшы нәтиҗәләр бирсә, ул вакытта “Серп и молот”та киләсе елда шундый тагын берне алырга ниятлиләр. Рөстәм Галиуллович очрашуда төп игътибарны авыл хуҗалыгында эш барышын автоматлаштыруның тотрыклы үсеш өчен гаять мөһим булуына юнәлтте.
Галия ИЛДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев