Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
«Ел укытучысы-2022» бәйгесенең зона этабы Биектауда узды
Биектау районында «Ел укытучысы-2022» Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы узды. Мондый бәйге ел саен уздырыла. Аның максаты - иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның тәҗрибәсен башка педагогларга җиткерү, хезмәтләренең дәрәҗәсен күтәрү. Бәйгенең зона этабы Биектауның 4 нче урта мәктәбендә узды. Бәйгенең беренче көнендә Арча, Кукмара, Биектау педагоглары ярышса, икенче көнне эстафетаны Әтнә, Теләче, Балтач районнарыннан килгән укытучылар күтәреп алды.
Конкурсантлар жюри әгъзаларына үзләренең педагогик талантларын, осталыкларын күрсәтергә тиеш. Чит мәктәп укучылары каршында мавыктыргыч итеп осталык дәресләрен алып бару өчен һөнәреңне чын күңелдән ярату, аңа иҗади караш, балаларга җылы мөнәсәбәт кирәк. Укучыларны кызыксындыру, теманы тулысынча үзләштерүдә ярдәм итү юнәлешендә нинди генә алымнар һәм ысуллар кулланмыйлар алар. Осталыклары белән жюри әгъзаларын да уйга салалар. Чөнки араларыннан иң-иңнәрен сайлап алу бик җиңелләрдән түгел. Бәйгедә Биектау районыннан 4 нче урта мәктәптә инглиз теле укытучы Гөлназ Усманова да катнаша.
“Мин мондый бәйгедә икенче тапкыр катнашам инде, - ди Гөлназ Усманова. - Ул укытучылар арасында уздырыла торган иң мәртәбәле бәйгеләрнең берсе булып тора. Минем уйлавымча, кайчан да булса бу бәйгедә һәр укытучы катнашырга тиеш. Чөнки мондый бәйге үз-үзеңне сынап карарга, алга таба профессиональ дәрәҗәңне үстерергә ярдәм итә”.
Әтнә районыннан килгән Алсу Гатауллина да “Ел укытучысы” бәйгесендә икенче тапкыр катнаша. Беренче тапкыр катнашуында ул да район этабында җиңеп чыга, әмма республика этабына уза алмый. Быел инде ул бик ныклап әзерләнгән һәм максаты республика күләменә кадәр барып җитү.
Алсу Ильнуровнаның ачык дәресен балалар күз дә алмыйча, йотлыгып тыңлап утырдылар. Укытучы балаларны тыңлатып кына утыртмады, даими рәвештә аларга сорауларны яудырып кына торды, аларны такта янына чыгарды, математика тарихына сәяхәтләр ясатты. Дәрес бик җанлы килеп чыкты.
“Миңа бу мәктәптә бик тә ошады. Безне, чит районнардан килгән укытучыларны ачык йөз белән каршы алдылар, булыштылар. Әйтергә кирәк, биредә барысы да зур оешканлык белән уздырыла”, - дип билгеләп үтте Әтнә районыннан килгән математика укытучысы Алсу Гатауллина.
Конкурсантларның һәр хәрәкәтен, һәр чыгышын, һәр дәресен Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгыннан килгән жюри әгъзалары күзәтә, аларга тиешле бәяне бирә. Жюри әгъзалары сүзләренә караганда, иң мөһиме, укытучы моңа кадәр бер генә тапкыр да күрмәгән укучылар белән контактка керсен, үзенең коллегаларына осталык дәресләрен югары пр о ф ессиона ль дәрәҗәдә бирсен.
“Ел укытучысы” бәйгесе укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә, безнең өчен дә һәрвакыт файдалы үтә, - ди ТР фән һәм мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева. - Һәр конкурсант үзенең һөнәри осталыгын югары дәрәҗәдә исбатларга тиеш. Бәйге тотучылар дәресләрнең кызыклы формаларын, укучылар белән эшләүнең нәтиҗәле алымнарын, белем бирү өлкәсендә алдынгы технологияләрне куллану ысулларын күрсәтергә һәм үз алымнарын коллегалары белән уртаклашырга тиеш”.
Биектауның 4 нче урта мәктәбендә узган “Ел укытучысы” бәйгесенең зона этабында 18 укытучы катнашты. Бәйге нәтиҗәләре март аенда билгеле булачак.
Җиңеп чыгучылар республика финалына узачак.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев