Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәйнәб Фәрхетдинова татарча газета чыгара башлады

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). "Язмыш сукмаклары" дигән татарча газета чыга башлады. Аның беренче саны Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага багышлана. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм "Шәһри Казан" газетасында озак еллар мәдәният темасын яктыртып барган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Хәбибуллина татар телендә кызыклы басма чыгару турында...

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). "Язмыш сукмаклары" дигән татарча газета чыга башлады. Аның беренче саны Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага багышлана.

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм "Шәһри Казан" газетасында озак еллар мәдәният темасын яктыртып барган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Хәбибуллина татар телендә кызыклы басма чыгару турында күптән хыялланган булган. "Язмыш сукмаклары"ның беренче санында җырчыга багышланган язмалар урын алган. Исеменнән күренгәнчә, газетада төрле кызыклы язмышлар, гыйбрәтле вакыйгаларны яктыртып барырга исәп тоталар. Күренекле шәхесләрнең истәлекләре, артистлар тормышы, табиб киңәшләре, чайнвордлар да урнаштырып барылыр дип көтелә, ди яңа проект авторлары.

Әлегә газета Татарстанда айга бер мәртәбә чыга.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/25/154947/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев