Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
ЗОНА СЕМИНАРЫ ЯМАШИРМӘДӘ БУЛАЧАК
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе 28 ноябрьдә Ямаширмәдә булачак. Анда шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары, социаль-икътисади инфраструктураның киләчәк үсешенә кагылышлы мәсьәләләр каралачак. Ямаширмәлеләр тәҗрибәсен өйрәнү һәм белемнәре белән уртаклашу өчен республиканың 15 районыннан кунаклар киләчәк. Семинар-киңәшмәдә ТРның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, вице-премьер, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары...
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе 28 ноябрьдә Ямаширмәдә булачак.
Анда шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары, социаль-икътисади инфраструктураның киләчәк үсешенә кагылышлы мәсьәләләр каралачак. Ямаширмәлеләр тәҗрибәсен өйрәнү һәм белемнәре белән уртаклашу өчен республиканың 15 районыннан кунаклар киләчәк. Семинар-киңәшмәдә ТРның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, вице-премьер, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашыр дип көтелә. Бу көннәрдә Ямаширмәдә семинарга әзерлек эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев