Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Зөлфәт Низамиев - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Зөлфәт Низамиев. Эфирда Йолдызлар балкытучы сәхифәбез! Дөресрәге, күк җисеменә тиңнәрне барлаучы гына. Чөнки алар инде күптән җирлегебезне үзләренең эш-гамәлләре, уй-ниятләре белән яктырткан кешеләр....

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Зөлфәт Низамиев.

Эфирда Йолдызлар балкытучы сәхифәбез! Дөресрәге, күк җисеменә тиңнәрне барлаучы гына. Чөнки алар инде күптән җирлегебезне үзләренең эш-гамәлләре, уй-ниятләре белән яктырткан кешеләр. Шуларның берсе- Зөлфәт Низамиев! Әлеге якташыбыз үзе хакында күп сөйләргә яратмый кебек. Бу хакта фотоларның, тормышында булган вакыйгаларның социаль челтәрләрдә аз яктыртылуы дәлил сыман. Шулай да баш битенә бик тә җылы эчтәлекле фото урнаштырган, егетебез! Беренче карашка ук рәсемдә туганлык җепләренең ныклыгы, узара мәхәббәт , хөрмәт хөкем сөрә. Йөз охшашлыкларына да күз салсаң, аларны Әти-Ул дип әйтергә мөмкин. Ялгышмыйбыз кебек. Хезмәт эшчәнлеген ул бик тә җитди өлкә белән бәйләгән. Язмыш чатында калган якташларыбызга ярдәм кулын иң беренчеләрдән аның кебекләр суза . Бу тормышта ике әйберне үзгәртеп булмый дип саный, Зөлфәт. Ул "туу һәм бакыйлыкка күчү минутларын". Калганы исә синең кулда дип белдерә ул. Димәк , Зөлфәт гаилә, хезмәт, тормыш серләрендә үзенә таяна. Унышлар аңа. Шул юлында Аллаһ та сиңа ярдәмче булсын!

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев