Үзегезне грипптан саклагыз
Биектау районындагы эпидемик хәлне хәзерге вакытта катлаулы дип әйтеп булмый. Шулай да атна саен кискен респиратор вируслы инфекциянең 60 лап очрагы теркәлә, авыручыларның якынча яртысы - балалар. Грипп белән авыручылар әлегә юк. Тик шулай да, аны йоктырмас өчен, вакцинация узуың хәерлерәк. Медиклар фикеренә караганда, бу - грипптан саклануның иң йогынтылы...
Биектау районындагы эпидемик хәлне хәзерге вакытта катлаулы дип әйтеп булмый. Шулай да атна саен кискен респиратор вируслы инфекциянең 60 лап очрагы теркәлә, авыручыларның якынча яртысы - балалар.
Грипп белән авыручылар әлегә юк. Тик шулай да, аны йоктырмас өчен, вакцинация узуың хәерлерәк. Медиклар фикеренә караганда, бу - грипптан саклануның иң йогынтылы алымы. Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, быел грипптан бушлай прививка ясатуның милли календаренә беренче тапкыр хәрби хезмәткәрләр, йөкле хатыннар һәм хроник чирлеләр кертелгән. Болар - мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә эшләүче тәрбиячеләр, укучылар, студентлар, медицина хезмәткәрләре, педагоглар, җәмәгать транспорты шоферлары, хәрби хезмәт-кәрләр, йөкле хатыннар һәм дәвамлы чирләрдән интегүчеләр, шулай ук 60 яшьтән узганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев