Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзең языл һәм якыннарыңа да яздыр

2020 елның икенче яртысын да гәзит-журналлар белән үткәрергә теләүчеләр өчен мөһим вакыт дияргә мөмкин.

Бүген тулы куәтенә вакытлы матбугатка язылу чоры бара. Апрель башында ук «Үзең языл, якыннарыңны яздырт» акциясе башланып киткән иде. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте игълан иткән әлеге акция бүген дә дәвам итә. Безнең акциягә кушылып, әти-әниләрегезгә, әбибабаларыгызга, күршедәге ялгыз өлкәннәргә, Бөек Җ и ң ү н е ң 7 5 ел л ы г ы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына «Биектау хәбәрләре» газетасын бүләк итсәгез, алар бик шат булыр иде. Чөнки өлкәннәребезнең күбесе район басмасын дистә еллар буе яратып укыйл а р , а н ы ң к и л г ә н е н көтеп кенә торалар. «Биектау хәбәрләре» газетасы татар халкының традицияләрен саклап, барлап, биектаулыларга җиткерә торган басма. Район турында оператив хәбәрләр дә безнең газетада гына.

Үзизоляция вакытында «Татмедиа» җәмгыяте нәшер итә торган газета һәм журналлар республика халкы арасында тагын да зуррак популярлык казанды. Аларны өйдән чыкмыйча гына, онлайн режимда да яздырып була. Үзегезне генә түгел, якыннарыгызны да шул режимда газеталы һәм журналлы итәргә мөмкин. Соңгы вакытларда татар эстрадасы йолдызлары да «Татмедиа» акциясенә кушылып, картлар йортлары, ятим балалар тәрбияләнә торган социаль учреждениеләр өчен газета-журналлар яздырдылар.

Реклама

Белешмә Язылу һәм яздыру алгоритмы бик гади: моның өчен «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте сайтына керәбез, газета-журналларга язылу бүлеген табабыз. Анда каталог пәйда була. Шул каталогтан үзебезне кызыксындырган басманы эзләп табабыз. Махсус таблицага үзебезнең исем, фамилия, отчествоны язабыз һәм кайсы срокка язылуыбызны күрсәтәбез. Өлкәннәргә почтальоннар да ярдәмгә килә. Моның өчен үзегез яши торган почта бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев