Үзара салым хуҗа булырга өйрәтә
Үзара салым кертү буенча референдумнар 2013 елдан бирле уздырылып килә. Елга бер тапкыр түләнә торган үзара салым акчасының күләмен референдум уздырып халык билгели. Алардан җыелган салым дәүләт тарафыннан финанслана, ягъни халыктан җыелган һәр 1 сум акчага дәүләт 4 сум өсти.
Акча күбрәк җыелган саен, дәүләттән дә ул күбрәк артып кайта. Акчаны нинди максатларга тотасын авыл кешеләре үзләре хәл итә. Үткән елны әлеге акчаларга бик күп авылларда юллар, күперләр салынды, су белән тәэмин итү, территорияне төзекләндерү, зиратларны тәртипкә китерү, чишмәләрне чистарту, транспорт сатып алу кебек проблемалар чишелде. Биектау районының күп кенә авылларында балалар мәйданчыклары, ял итү урыннары да булдырылды.
Әлдермеш авыл җирлегенә караган Сая, Өбрә авылларында яшәүче халык та үзара салым программасында актив катнаша.
«Агымдагы елда үзара салым программасы буенча Әлдермеш авылында гына да җәяүлеләр йөри торган юллар салынды, - ди Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Сабиров. - Узган ел паркны төзекләндерә башлаган идек. Быел ул эшне дәвам итәбез: матур утыргычлар урнаштырдык, чүп салу өчен махсус савытлар куйдык. Өбрә авылында 480 метр җирдә узган гасырның 70 нче елларында ук сузылган суүткәргечләрне яңарттык».
Авылда урамнарны яктырту эше 2014-2015 елларда ук, үзара салым программасы гамәлгә кергән чорларда ук башланган иде. Ел саен иске яктырткычлар урынына яңалары урнаштырыла, электр үлчәү приборлары да яңартылып тора.
Бүгенге көндә Сая авылында спорт мәйданчыгы төзү эшләре бара. Аның озынлыгы 40, ә киңлеге 20 метр тәшкил итә. Биредә авыл балаларына спорт белән шөгыльләнү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган.
«Үзара салым программасын тормышка ашыру барышында авылыбызда чишмәләр төзекләндерелде, утлар кертелде, юллар салынды, футбол мәйданчыгы төзү эшләре бара. Авыл әкренләп ямьләнә, рәхмәттән башка сүз юк», - дип сөйләде безгә Сая авылында яшәүче Нурия Әхмәдиева. Якын көннәрдә авылга янгын сүндерү җайланмасы да килеп җитәчәк.
Беренче елларда үзара салым акчасын җыю авыррак иде, хәзер халык аңлап алды, чөнки эш күзгә күренеп тора. Сая халкы, авылдагы уңай якка барган үзгәрешләрне күреп, үзара салым акчасын җыюда актив катнаша. Авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Салихҗанович сүзләренә караганда, өч авылда да балалар мәйданчыклары булдырылган, чишмәләр төзекләндерелгән, юллар салынган һәм халыкның тормышкөнкүрешен яхшыга таба үзгәртә торган бик күп эшләр башкарылган.
«Үзара салым программасы гамәлгә кергән беренче елларда акчаны күпме җыю кирәклеген халык референдумда ачыклый иде, - дип дәвам итте сүзен Тәлгать Сабиров. - Быел халык җыенында хәл иттек. Җирле үзидарә акчаны 300 сумнан җыюны тәкъдим иткән иде. Әмма авыл халкы, кул күтәреп, «500 сумнан да ким бирмибез, җыябыз, күбрәк эшләнсен» диде. Киләсе елда да паркларны төзекләндерү, халык өчен ял мәйданчыклары булдыру күздә тотыла. Социаль объектларны да тәртипкә китерәсе бар».
2019-2020 елларда Әлдермеш авыл җирлегендә үзара салым программасы буенча халыктан җыелган 242 мең сум акчага барлыгы 1 миллион 200 мең сумлык эш башкарылган.
Шунысы куанычлы, бергәләп, бердәм булып тотынганда, еллар буе хәл ителми яткан проблемаларны да чишеп булганлыгына халык тәмам инанды инде. Башкарылган эшләр дә күз алдында, шулай ук ул халыкны җимерелгәнне күрергә, яңартылганны сакларга, үзенә хуҗа булырга да өйрәтә. Сүз дә юк: җирлектәге хуҗаларның эшне оештыра, халык белән эшли белүе һәм ышанычны аклаулары әлеге очракта иң мөһиме.
Шунысын да искәртеп үтү зарур, 2018-2020 елларга республика бюджетыннан бу программа өчен ел саен 1 миллиард сум акча каралган.
Галия ИЛДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев