Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Юллардагы куркынычсызлык барыннан да мөһимрәк

Яңа уку елы башланыр алдыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әверелә. Районыбызда меңләгән бала 1 нче сентябрьдә мәктәпкә ашыгыр. Безнең районда юлларда укучыларның куркынычсызлыгы турында ничек кайгырталар соң?

“Биектау” Боз сараена йөрүче яшь хоккейчылар гадәттәгечә күнегүләргә җыелганнар һәм яннарына кемдер килер, дип уйламаганнардыр да. Ә алар янына “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы”ның Биектау бүлеге хезмәткәрләре килергә, балаларны шатландырырга уйлаганнар. “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау бүлеге Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә уку кирәк-яраклары һәм яктылык кайтаргыч брелоклар салынган яктылык кайтаргыч куелган капчыклар әзерләгәннәр.

- Гадәттә мәктәп балалары, зур спорт сумкалары тотып, юл кырыеннан баралар. Алар ерактан ук күренеп торсыннар һәм һәр бала да имин булсын өчен, безнең һәр укучыга яктылык кайтаргыч әйберләр бүләк итәсебез килә, - диде “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина.

Мондый тупланмаларны спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 40лап бала алды. Яшь җәяүлеләр өчен әзерләнгән белешмәлектә игътибар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү чараларына юнәлтелгән, ә аларны темасына туры китереп буяу алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итәр. Әле моның белән генә бетмәде.

- Алмашка алып килгән аяк киемнәрен салып йөртәсе капчыкта яктылык кайтаргыч элемент бар. Капчыкның эченә дә шундый ук әйбер салынган, аны кулга тотып йөрергә була, - дип дәвам итте сүзен “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина.

Бүләкләр тапшырганда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре профилактик әңгәмә уздырды һәм мондый тупланмаларның ни өчен кирәклеген аңлатты. Балалар көтелмәгән бүләкләргә сөенделәр һәм кәшәкәләре белән бозга суккалап, хоккей сәламләве белән рәхмәтләрен белдерделәр.

Реклама

- Җәяүлеләр яктылык кайтаргыч элементларны, руль артында утыручылар юл читеннән баручыларны ерактан ук күреп килсеннәр өчен, авыл эчендә булмаган юлларда тәүлекнең караңгы вакытында йөргәндә кулланырга тиешләр, - дип аңлатып үтте Биектау районы буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлегенең пропаганда инспекторы Раил Гаязов.

Мондый акциянең Боз сараенда уздырылуы бер дә очраклы түгел. Көн саен күнегүләргә дистәләгән бала йөри. Табигый, аларның күбесе җәяү бара. Шуңа күрә яшь спортчыларның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булуы гаять мөһим.

- Без юллардан ничек йөрү, җәяүлеләр өчен тамгаланган урыннардан ничек узып китү кебек темаларга балалар белән еш сөйләшәбез. Юлны аркылы чыкканда каршыга килүче машина булмавына инангач кына алга атларга кирәклеген аңлатабыз. Бездә тәрбияләнүчеләр әле балалар гына бит. Алар мәктәптән ике сменада йөриләр: әле коры тренировка, әле боз, әле уку, - дип өстәде “Биектау” балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Андриян Тябин.

Киләсе атнада инде уку елы башлана, димәк, юлларда хәрәкәт тә күбрәк, кызурак булачак. Шунлыктан ЮХИДИ акцияләре дә ешрак уздырылачак. Балаларның юлларда транспорт катнашында имгәнүләренә юл куймас өчен 24 августтан 6 сентябрьгә кадәрге чорда Татарстан Республикасында “Игътибар: балалар!” профилактик чарасы уздырыла.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев