Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Юлларда хәвефле хәлләр арта

Республикада соңгы вакытларда юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Гомумән алганда, республикада узган ел өч меңгә якын юл-транспорт һәлакәтендә 312 кеше һәлак булган. Быелгы ел статистикасы да борчу тудыра - гыйнвар аенда гына да аварияләрдә утыздан артык кешенең гомере өзелгән. Быелгы гыйнвар аенда булган аварияләр саны уйланырга мәҗбүр итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт автомобиль инспекциясенә тиешле чаралар күрергә өндәде. Биектау районы аварияләр саны буенча рекорд куйган районнар санына кермәсә дә, юл-патруль хезмәте үзенең эш режимын көчәйтте. Күптән түгел Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре чираттагы рейдка чыктылар. Автомобиль йөртүчеләр мондый рейдларны, әлбәттә, өнәп бетермиләр. Әмма юлларда үткәрелә торган тикшерүләр аварияләрнең кимүенә китерә торган чараларның берсе булып тора. Менә бер мисал: куркынычсызлык каешын такмаган, кулына телефон тотып сөйләшеп баручы шофер инспекторның күзенә ташлана. Каеш такмавы белән килешсә дә, телефон аша сөйләшеп баруын кире кага. ЮХИДИнең Биектау бүлегендә билгеләп үтүләренчә, юл-транспорт һәлакәтләренә китерә торган сәбәпләрнең берсе - каршы яктан килә торган машиналар юлына чыгу. Кагыйдә буенча гына йөрүче шофер, әлбәттә, авариягә бик сирәк очракларда гына юлыга. Соңгы көннәрдә юлларда көчле буран күзәтелде, юл кырыйларында кар көртләре пәйда булды. Шул сәбәпле автомобиль юллары аеруча сак булуны сорый. Шофер кеше профессиональ яктан ничек кенә тәҗрибәле булмасын, кышкы юлда көтелмәгән очраклар сагалап кына тора.

“Мин таксида эшлим, үземне тәртипле, төгәл кеше дип исәплим, кагыйдә бозганым юк”, - ди Земфира Саматова. Инспекторлар таксистларга аеруча игътибарлы, чөнки алар пассажирлары өчен дә җавап тота. Хәзерге заманда транспортта битлексез йөрү дә кагыйдә бозуга керә.

“Мине дә таксист булып эшли дип уйладылар, ахрысы. Әмма мин үземнең дус кызымны өенә кайтарып куярга гына теләдем. Без икебез дә битлектән”, - ди чираттагы машина йөртүче.

Гыйнвар аенда гына да Биектау районында 5 юл-транспорт һәлакәте булды. Һәлакәтләр вакытында 6 кеше зыян күрде. Узган елның гыйнвар аенда Биектау районында булган авария вакытында 1 кеше һәлак булган иде. 2021 елда район җирлегендә барлыгы 51 авария очрагы теркәлде. Аларда 14 кеше һәлак булды, 66 кеше авыр тән җәрәхәтләре алды.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев