Юллар иминлеге күзәтү астында
Биектау районында Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең күчмә утырышы узды.
Комиссия әгъзалары юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарда, төбәк һәм федераль автомобиль юлларында булдылар, мәктәпләргә илтә торган юлларны тикшерделәр. Көн тәртибендә төп мәсьәлә – юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы булды. Комиссия составында ЮХИДИнең республика бүлеге 1 нче ротасы вәкилләре, “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе белгечләре, Казанның автомобиль юлы буендагы полосаларны күзәтү хезмәте вәкилләре, район Башкарма комитеты хезмәткәрләре бар иде. Алар, беренче чиратта, “Өй-мәктәп-өй” маршруты белән кызыксындылар.
Комиссия иң элек район үзәгендәге мәктәпләрдә булды. Алар балаларның мәктәпкә килү маршрутының план-схемасын тикшерделәр, маршруттагы юл-кисәтү билгеләренә игътибар иттеләр. Комиссия әгъзалары барлык мәктәпләрдә дә юл хәрәкәте иминлеге нормаларының тупас бозылуын күзәттеләр. Районның ЮХИДИ башлыгы мәктәп җитәкчеләренә тиз арада җитешсезлекләрне төзәтергә кирәклеген искәртте.
“Тикшерү барышында мәгариф учреждениеләрендә күп төрле җитешсезлекләр барлыгы ачыкланды, - ди Биектау районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Айрат Асадуллин.- Аерым алганда, мәктәпләргә илтә торган маршруттагы юл билгеләренең чынбарлык белән тәнгәл килмәве комиссия әгъзаларын борчуга салды. Мондый җитешсезлекләр комиссия утырышы беркетмәсенә кертеләчәк. Районның мәгариф бүлеге башлыгына да кичекмәстән балалар йөри торган юлларда иминлекне тәэмин итү буенча чаралар күрергә кирәклегенә басым ясалачак”.
“Безнең бүгенге комиссия утырышы мәгариф учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлегенә багышлана. Шуңа күрә күчмә утырыш мәгариф учреждениеләре җитәкчелеге һәм Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә бара. Без бергәләп балаларның мәктәпкә бара торган маршрутында тиешле юл-кисәтү билгеләренә, автомобиль юллары аша җәяүлеләр кичүенә, тротуарларга игътибар итәбез. Болар барысы да безнең балаларыбызның иминлеге хакына эшләнә”, - диде Казанның автомобиль юлы буендагы полосаларны күзәтү хезмәте башлыгы урынбасары Лилия Мөхәрләмова.
Мәктәпләрне тикшергәннән соң комиссия әгъзалары төбәк һәм федераль автомобиль юлларын карадылар. Казан-Малмыж федераль автомобиль юлында транспорт фаҗигасе даими рәвештә кабатланып тора. Ямаширмә авылы ягына бара торган юл да аерым игътибар таләп итә. Биредә тәүлекнең караңгы вакытында ике тапкыр юл-транспорт фаҗигасе булды. Комиссия әгъзалары бу урында өстәмә яктырту чыганаклары куярга кирәк дигән карарга килде. Беркетмәгә кертелгән җитешсезлекләрне агымдагы ел дәвамында төзәтү планлаштырыла.
Эрнест Абдулаев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев