Юл ваемсызлыкны кичерми
Биектау районының барлык белем бирү учреждениеләрендә дә яшь юл хәрәкәте инспекторлары бар. Алар ЮХИДИ белән берлектә рейдларга чыгалар, агитбригадалар чыгышлары белән мәктәп укучылары каршында чыгышлар ясыйлар, яшь кагыйдә бозучыларны ачыклыйлар. Аларны балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә тәрбиячеләр, укытучылар өйрәтә. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик яхшы беләләр, беренче ярдәм күрсәтү курсларында белем алалар, юлларда иминлек тәэмин итү буенча профилактик эшләр алып баралар.
“Яшел төс ул кыярдан да яшелрәк. Светофорның яшел күзе янгач юл аркылы чыгарга ярый”, - дип, үзенең белемнәрен күрсәтте 2 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Рианна Левина. Биектауның 2 нче урта мәктәбендә яшь инспекторларның дәресләре интерактив режимда бара. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен гамәлдә өйрәнәләр, юл һәлакәте вакытында зыян күргән кешеләргә беренче ярдәм күрсәтү серләренә төшенәләр.
Укучылар үзләренең “өй - мәктәп - өй” маршрутында нинди каршылыклар барын яттан беләләр һәм аны карышмыйча үтиләр. Балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтү, юлда үз-үзеңне тоту серләренә төшендерү 1 нче сыйныфта ук башлана.
“Айга бер тапкыр без укучылар арасында агитбригадалар бәйгесе уздырабыз, - ди 2 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлшат Гыйлаҗева. - Түгәрәкләрдә мәктәптән өйгә кадәрге араны имин үтү кагыйдәләрен өйрәтәбез, юл билгеләрен дә балалар яттан белә.”
Дәресләрнең теоретик өлешеннән соң балалар мәктәп янындагы автомобиль юлы буенда машина шоферларына, юлларда сак йөрергә кирәклеген искәртеп, яктылык кайтаргыч элементлар бүләк иттеләр. Акция урыны очраклы гына сайланмаган. 2 нче мәктәп янындагы юл киселеше Биектау авылындагы иң интенсив хәрәкәтле урын. Биредә машиналар тыз-быз узып кына тора. Балалар укыган чорда бигрәк тә. Машина шоферлары балаларның мондый башлангычын бик җылы кабул итә һәм, аларга рәхмәт әйтеп, үз юлы буйлап китеп бара. “Тәүлекнең караңгы вакытында юлда бара торган җәяүлене күрү бик җиңел түгел, - ди машина йөртүче Рифкать Миннуллин. - Менә шундый яктылык кайтаргыч жилетлар бик тә ярдәм итә. Алда җәяүле барын бик тиз күреп аласың”.
Татарстан Республикасында агымдагы елның гыйнвар аенда гына да 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 25 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәт вакытында 2 бала үлгән, 26 бала авыр тән җәрәхәтләре алган. Җәяүле балалар катнашында 11 юлтранспорт һәлакәте булып, 1 бала һәлак булган, 10 бала тән җәрәхәтләре алган.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев