Юкка чыккан нигез, болын, чишмә ...
Илебездә сәяси системалар алмашынып торган чорларда авылларга караш төрле булды, нәтиҗәдә аларның байтагы җир йөзеннән мәңгелеккә юкка чыкты... Авыллар белән бергә хәтер, тарих, ядкарьләр югалды. Күпме матурлыклар, күпме гаилә истәлекләре, үрнәк яки гыйбрәт булырлык язмышлар, тарих кайнаган нигезләр гасырлар чоңгылына күмелде.
Авыллары юк ителгән кешеләрнең кайтып сыеныр почмаклары, үткәннәрне искә алып юаныр ихат а л а р ы , з и р а т л а р ы н д а әрвахлары катында баш ию мөмкинлеге калмады. Без бүген районыбызның тагын бер юкка чыккан авылы турында язарга булдык. Керасиново авылы ул. Авыл район үзәгеннән 19 километр ераклыкта урнашкан. Биредә бер кеше дә яшәми. Ә 2002 елда авылда рәсми рәвештә 6 кеше яшәгән. Керасиново авылы - рус авылы. Анда кечкенә генә кәшәнә (часовня) дә бар. Авылда сакланып калган барлык өйләр дә яшәргә яраклы, төзек. Бакчаларда чәчәкләр үсә. Авыл “үлгән” авыллар рәтенә керсә дә, аның язмышын алай гына юкка чыгарып булмый. Без биредә сезонлы рәвештә генә яшәүче Наталья исемле ханым белән сөйләштек. Салкыннар башлану белән аның гаиләсе шәһәрдәге фатирга күченә.
Наталья Быстрова безгә моннан 30 ел элек авылның нинди булганлыгы турында сөйләде.
“Бу урында элек колхоз фермасы урнашкан иде. Халык фермада терлекләр карады, бер генә кеше дә эшсез булмады. Авыл халкы үзе дә шәхси хуҗалык алып барды, терлек асрады. Халык тырыш иде безнең авылда. Безнең үзебезнең дә ике савым сыерыбыз бар иде. Без аларга җәй буе печән әзерли идек, силос чокырларын кукуруз белән тутыра идек. Ямансу хәзер. Барысы да юкка чыкты. Без күнегелгән гадәт буенча ел саен җәйне туган авылыбызда уздырабыз. Язын яшелчәләр, җиләкләр утыртабыз, җәй буе карап үстерәбез. Кышка шәһәргә юл тотабыз”, - ди Наталья Быстрова.
Ферма беткәннән соң су каланчасы да юкка чыга. Аның су кудыра торган моторын да юкка чыгаралар. Бакчачыларны кечкенә генә инеш коткара. Биредә юллар да юк. Кечкенә, төбе җиргә тиеп, пычракта батып кала торган машиналарда йөрмиләр монда, барысында да юлсыз урыннарда йөри торган зур машиналар. Элемтә турында әйткән дә юк. Телефон белән сөйләшеп булмый. Кәрәзле телефоннан сөйләшү өчен акробат булу кирәк. Кесә телефоннары чылтырый башлауга алар я өстәл өстенә яки диванга менеп басалар яисә түбәгә үрмәлиләр. Газ һәм электр уты гына бераз цивилизация барлыгын искәртә.
Бай тарихлы Керасиново авылы юкка чыгып бара. Казан ханлыгы чорында бу авыл Сайра исеме белән йөргән. Революциягә кадәр Коры Сайра, Красенск булган.
1861 нче елгы реформага кадәр авыл халкы алпавыт крестьяннары булып исәпләнгән. Алар игенчел е к , т е р л е к ч е л е к б е л ә н шөгыльләнгән. ХХ гасыр башында Керасиновода 2 тимерчелек, су тегермәне, кибет булган.
Архивтагы халык санын исәпләү документларыннан 1782 елда биредә 29 ир кеше яшәгәнлеге күренә, ә 1897 елда аларның саны 176га җиткән. Бөек Ватан сугышы елларында авылда 250 кеше яши. Шул чорлардан соң авыл халкы кимегәннән кими бара. Иң аз кеше булган чор 2002 ел: кеше саны - 6.
Наталья Быстрова сүзләренә караганда, җирле халыкны инде берни борчымый. Ә менә су һәм машина узардай юлларны алар кире какмас иде. Гомумән генә әйткәндә, алар үз авылларын яраталар. Ә бит, асылда, һәр авыл тарихы ил тарихын чагылдыра. Шуны да онытмаска кирәк: бүген кадерсезләнгән бу авылларны киләчәктә сагынырбыз әле, тик алар урынында җилләр генә иссә нишләрбез?!
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев