Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырны-моңны тоя алган күңел тутыкмый

Биектау районының үзәк мәдәният йортында Халыкара туган телләр көненә һәм Ватан сакчылары бәйрәменә багышланган концерт булып узды. Әлеге концертта “Балкыш” республика фестивале конкурсында көч сынашканнар катнашты. Алар һәммәсе дә пенсия яшендәгеләр һәм мондый конкурслар районның өлкән кешеләре өчен дөнья күрү, кеше арасына чыгу һәм үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү өчен бик уңайлы мөмкинлек булып тора.

Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” республика конкурсының район этабы гыйнвар аенда узды. Ә бер айдан соң анда катнашучылар, Ватан сакчылары көне алдыннан тамашачыларны тагын бер кат сөендереп алу һәм үзләре дә лаеклы мактау сүзләре ишетү өчен, янәдән бергә җыелдылар.

Людмила Еремина - район конкурсларында күп тапкыр катнашкан кеше. Ул үз төбәге - Чыпчыкта да, шулай ук район үзәгендә дә сәхнәгә бик рәхәтләнеп чыга. Бу юлы ул “Ах, голубая ночь” җырын башкарды.

- Безнең районда мондый конкурслар оештырылуга мин бик шат. Анда катнашучылар барысы да бик матур җырлыйлар. Өлкән яшьтәге кеше, сәхнәгә чыгып, үзенең сәләтен күрсәтә ала икән, моңа ничек сөенмисең инде, - диде “Балкыш” конкурсында катнашучы Людмила Еремина.

Фирадия Батырханова 85 яшендә конкурста беренче тапкыр катнашкан. Ул, җырлап һәм шигырь сөйләп, жюри әгъзаларын таң калдыра. Шушындый осталыгы өчен аңа “Балкыш” фестиваленең район этабында бердәм фикер белән беренче урын бирелә. Аның өлкән яшьтә булуына бернинди ташлама да ясалмый. Конкурс таләпләре нигезендә конкурста 60 яшьтән узган пенсионерлар гына катнаша ала. Алар һәммәсе дә конкурска бик тырышып әзерләнгәннәр.

- Җырлар төрлесе төрле жанрда һәм моңа без бары шатланабыз гына. Өлкән яшьтәге сөйкемле үзешчән артистларыбызның чыгышларын сөенәсөенә тыңлыйбыз, - дип билгеләп үтте Биектау районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова.

Ко н це р т н ы о е ш т ы р у ч ы л а р фестивальдә катнашучыларның барысын да, ә алар 30лап кеше, бик матур итеп билгеләп үттеләр. Аларның һәркайсы призлы урынны алды һәм район исеменнән бүләкләнде. Үз номинацияләрендә җиңү яулаучылар март аенда Арчада узачак зона этабында катнашачак.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев