Җылыту сезоны башланды - уттан сак булыгыз
23 октябрьдә 22 сәгать 35 минутта 113 нче янгын сүндерү частена Глонасс-112 системасы аша Сосновка авылында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.
Күрше өйдә очкын шәүләсе күрүчеләр тиз генә янгын сүндерү частена хәбәр итәләр һәм тиз арада яна торган өй янына янгын эчендә калган кешеләрне коткарырга ашыгалар. Өйдә 98 яшьлек карчык үзенең 68 яшьлек туганнан туган энесе белән яши торган була. Әмма күршеләре тавышына өйдән бер кеше дә җавап кайтармый. Озак та үтми, янгын сүндерүчеләр дә килеп җитә. Әмма бу вакытта өйне тулысы белән янгын чорнап алган була инде. Янгын сүндерүчеләр өйдә кеше барлыгын белгәч тә коткару чаралары күрәләр. Бу вакытта янгын, бик каты котырып, ян яктагы корылмаларга да күчә, күршеләрнең сарайларына да ут каба. Ә сарайдан өйгә кадәр берничә метр ара. Янгын сүндерүчеләр өчен хәлиткеч мизгелләр була бу. Күршеләрнең өйләрен саклап калу төп максатка әйләнә.
Ә 64 нче өйдә яшәгән ике кеше янгында һәлак була. Алар, чыгарга теләп булса кирәк, икесе дә зал ягындагы тәрәзәгә таба киләләр, әмма килеп җитә алмыйлар, шунда идәндә яткан килеш һәлак булалар. Аларның кап-кара күмергә әйләнгән гәүдәләрен янгын сүндерүчеләр табып ала. Янгын өйнең төньяк өлешендәге веранда ягында чыккан булырга тиеш, дигән фикергә киләләр янгын сүндерүчеләр. Чөнки нәкъ шул урында идән янып бетеп, аска убылып төшкән була.
Янгын чыккан өйгә килеп җиткән хуҗа хатынның сүзләренә караганда, аның туганнан туган энесе биредә олы яшьтәге апасын карый торган була. Янгын чыгасы көнне көндезге 15 сәгатьтә әлеге хатын үзенең өлкән апасының хәлен белергә дип кунакка килә. Ә энесе бу вакытта исерек була. Ул аш бүлмәсендә һәм верандада тәмәке тартып йөри. Күршеләре дә бу ирнең һәрвакыт исерек һәм авызында тәмәке булуы турында сөйлиләр. Ул гел верандада утырып тарта торган була.
2 сәгатьтән соң хуҗа хатын Казанга, үз өенә кайтып китә. Янгын чыгу турында аңа күршеләре хәбәр итә. Хуҗа хатынның сүзләренә караганда, күршеләре белән алар беркайчан да низагка кермиләр, аларга беркемнең дә ут төртәм дип янаганы булмый. Димәк, ут чыгуның сәбәбе бары тик тәмәке тартканда саклык чаралары күрмәү белән генә бәйле була. Үлем белән бәйле булган әлеге янгын очрагы буенча җинаять эше кузгатылачак.
2019 елда Сосновка авылындагы 64 нче йортка янгын чыгуны кисәтә торган җайланма куелган була. Әмма батареясы утырган булу сәбәпле, ул күптәннән эшләми. Соңгы 5 елда гына да Сосновка авылында 6 янгын чыгу очрагы теркәлә. Моңа кадәр янгын вакытында үлемкитем очраклары булмый.
2021 елда гына да 416 йортта 1299 автоном янгын кисәтү җайланмалары у р н а ш т ы р ы л а . Ш ул и с ә п т ә н , гражданнарның үз акчаларына 196 йортта 609, ә Биектау районы Башкарма комитеты тарафыннан 130 йортка 390 янгын кисәтү җайланмасы куелды.
Көзге-кышкы чорда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Биектау муниципаль районы территориясендә 25 профилактик төркем оештырылды. Алар торак пунктларындагы һәр өйгә кереп, халык арасында янгыннарны кисәтү мәсьәләләре буенча максатчан эш алып бара башладылар. Янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләренең махсус бастырылган күрсәтмә әсбапларын халыкка тараталар, комиссия утырышларында торак пунктларның янгын куркынычсызлыгы торышы турындагы мәсьәләләрне карап тикшерәләр.
Елена МАРТЫНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев