Йөк ташучылар юлларның төзеклеге турында да уйлансыннар иде
Төрле нормалар кертелүдә яз айларында аеруча активлык сизелә. Татарстан Министрлар Кабинеты ел саен йөк машиналары өчен чикләүләр кертелү турында карарлар кабул итә. Апрель аеннан андый машиналарга 6 тоннадан арткан йөкләрне ташырга рөхсәт ителмәячәк. Мондый чара юлларны җимереп бетермәс өчен кертелә. Язын кар күпләп эри торган вакытта юлларны “кипшертәләр”. Юл өслеге артык дымлана һәм йомшарып китә. Шул сәбәпле ул тизрәк таркала, җимерелә башлый.
Биектау район үзәгендәге Совет урамы аша узучы юлны бер дә яхшы дип әйтеп булмый. Моннан 4 ел элек анда капиталь ремонт ясалган иде. Шул вакыттан бирле бу юлны зур йөк машиналары үз итте. Алар үлчәү контроленнән качып, зур күңелсезлекләр китереп чыгаралар. Юллар зур йөк машиналары йөргәнлектән начарая - район җитәкчеләре менә шундый фикердә. Бюджетта акча чикле һәм “хәйләкәр” шоферларның хатасын төзәтерлек мөмкинлек юк.
Руль артындагылар ничек кенә булса да штрафтан котылып калырга тырышалар - махсус рөхсәт алып тормас өчен Биектау авылына станция аша йөриләр.
Ул гына да түгел, авыр йөк машиналары шоферлары шушындый алымнар белән контроль үлчәүдән котылып кына калмыйлар, алар хәтта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозарга да җөрьят итәләр. Юлга сарыф ителәсе вакытны киметергә маташулар ничә тапкыр юл кичүендә тоткарлыклар китереп чыгарды. Дөресен генә әйткәндә, йөк машиналарын үз теләкләре белән уздырып җибәрүчеләр дә гаепле. Ә алар җиңел машина түгел, аларның куркыныч маневрлары юлдан баручы башка транспортка да комачаулый.
Махсус рөхсәт документы кулларында булган йөк ташучыларга карата ризасызлыклар юк. Биектау тимер юл станциясендә төзелеш мәйданчыклары һәм предприятиеләр бихисап. Әмма җавапсыз шоферларның рөхсәтсез узып йөрүен чикләү өчен нинди канун уйлап табарга мөмкин? Акчалата җәза бирүнең нәтиҗәсе бармы?
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” Дәүләт бюджет учреждениесе мәсьәләне контрольдә тота. Махсус рөхсәт документы бирү бүлеге җитәкчесе Виталий Данилов бүгенге көндә Татарстанда 12 махсус комплекс тәртип бозуларны теркәп бара һәм көн саен үлчәү контроленең 17 күчмә пункты эшли, дип аңлатты. Министрлар Кабинеты ел саен зур йөк машиналары өчен федераль һәм төбәк юлларында чикләүләр кертә.
- Агымдагы елда мондый чикләүләр 1 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр кертеләчәк. Күчәргә төшә торган йөкләнеш 6 тоннадан артмаска тиеш. Компаниянең репутациясенә тап төшермәс һәм административ штрафларга дучар булмас өчен авыр йөк машиналары һәм күләме зур булган транспорт чараларына йөрү өчен алдан ук махсус рөхсәт кәгазе алып куярга кирәк. Йөк ташучы рөхәсәтне https://aisktg.ru/ - дәүләт хезмәтләре порталында да алырга мөмкин, - диде Казан шәһәренең “БДД” Дәүләт бюджет учреждениесе ТУ махсус рөхсәт бирү бүлеге җитәкчесе Виталий Данилов.
Юл өслеге язын артык юешләнә һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, йомшара һәм ярыла, җимерелә башлый. Чикләү вакытлыча, әмма бик зарури чара.
Зур йөк машиналарына контрольлек итү системасының үзендә дә кимчелекләр юк түгел. Үлчәү контроленең күчмә пунктлары көн саен чыгып йөри, әмма алар эшенең нәтиҗәлелеге күп нәрсәдә Дәүләт автоинспекциясе һәм Ространснадзор хезмәткәрләре белән бердәм эшләүдән тора.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев