Язгы кыр эшләренә әзерлек бер генә көнгә дә тукталып тормый
“Березка” һәм “Красная заря” хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә техника әзерләү һәм терлекләрне кышлату чорын төгәлләү мәсьәләләренә кагылышлы чираттагы авыл хуҗалыгы семинары булып узды. Авыл хуҗалыгы оешмалары карга мул булган кыштан ничек чыгарлар һәм чәчү эшләре ничек тормышка ашырылыр?
“Красная заря” авыл хуҗалыгы кооперативында бөтен районнан килгән җитәкчеләр һәм белгечләр терлекләрне кышлату шартлары белән таныштылар. Бүгенге көндә хуҗалыкта һәр сыердан 22 килограмм сөт савып алына һәм бу яхшы күрсәткеч. Терлекләр 1200 баштан күбрәк, шул исәптән 350 савым сыеры бар, җәйгә кадәр тагын 100 баш алырга планлаштыралар. Азыкка кытлык юк, печән белән саламны да җитәрлек кадәр әзерләп калдырганнар. Мондый шартларда кышлату әйбәт тәмамланырга тиеш
. - Бозаулату бүлеген төзеп куюыбыз безнең өчен бик нәтиҗәле булды. Моңа кадәр сыерлар абзарда ук бозаулыйлар иде, ә анда транспортер тора, дымлылык та сизелә. Ә хәзер бездә 40 башка исәпләнгән заманча бозаулату бүлеге бар, - дип сөйләде “Красная заря” җитештерү-авыл хуҗалыгы кооперативының баш зоотехнигы Илгиз Абдулхаев.
Семинарга җыелучылар шулай ук орлык складына да керделәр. Шушы уңайдан ашлама сатып алу, чәчүгә орлык әзерләү һәм җиһазларны тәртипкә китерү мәсьәләләре дә кузгатылды.
Механик мастерскойда бер генә минутка да эш тукталып тормый, биредә язгы кыр эшләренә әзерлекнең йомгаклау этабына керешкәннәр. Соңгы өч тракторны ремонтлыйлар, тиздән алары да эшкә тулысынча әзер булачак.
- Быел без Белоруссиядә эшләнгән әйбәт трактор алдык. Шулай ук бер сиптергеч һәм өч гидравлик җайланмасы булган таккыч та алдык. Әле тагын кукуруз чәчкеч тә аласы килгән иде, әмма, ни кызганыч, әлегә алар базарда юк, - диде “Красная заря” кооперативы рәисе Фердинанд Галиуллин.
Җыеп кына әйткәндә, хуҗалык җитәкчеләре, кыш гаять катлаулы булуга карамастан, язгы кыр эшләрен әзерлектә каршылыйлар һәм җиң сызганып эшкә керешергә рухланып торалар.
- Бүгенге көндә кар катламы 40 сантиметрлап тәшкил итә. Моңа кадәр ул 67 см иде, көннәр җылытып җибәрү белән ул утырды. Уҗым культураларының тамырлары урнашкан урында температура бер градус чамасы тәшкил итә. Шикәр нисбәте 19-20 процент тирәсе. Боларны без яхшы күрсәткечләр дип бәялибез, - дип билгеләп үтте Биектау районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфар Әхмәтгалиев.
22 нче мартта “Бөреле” хуҗалыгында, язгы кыр эшләренә әзер техниканың ничек куелырга һәм нинди булырга тиешлеген инженерларның исенә төшерү өчен, күрсәтмәле техник карау һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләсен уртага салып тикшерү уздырылачак. 1 нче апрельдә авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре тикшерәчәк.
Галия ИЛДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев