Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Язда җиңү рухы яши

Бусагада апрель, ә кыш язга баш бирергә уйламый да. Шуңа да карамастан язның иң изге, иң күркәм бәйрәмнәренең берсе Җиңү көненә әзерлек бүгеннән үк башланды. Җиңү парады көтеп алган чараларның берсе. Быел парадны оештыручылар биектаулыларны сокландырырга уйлыйлар. Халыкны нәрсә белән җәлеп итәчәкләр - бусы инде әлегә сер булып саклана. Әмма...

Бусагада апрель, ә кыш язга баш бирергә уйламый да. Шуңа да карамастан язның иң изге, иң күркәм бәйрәмнәренең берсе Җиңү көненә әзерлек бүгеннән үк башланды. Җиңү парады көтеп алган чараларның берсе. Быел парадны оештыручылар биектаулыларны сокландырырга уйлыйлар. Халыкны нәрсә белән җәлеп итәчәкләр - бусы инде әлегә сер булып саклана.
Әмма самолет кадәр самолетны халык күзеннән яшереп буламени? Ул инде күптән Боз сарае янында үз урынын алды. "Биектау" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Андриян Тябин билгеләп үткәнчә, Боз сарае коллективы һәрвакыт алга карап эш йөртә. Самолет ясау идеясе узган ел туган иде инде, ди ул.
"Узган ел җиңү көнендә самолет минем хыялда йөри иде инде. Моннан 2 ел элек парадка танк җибәргән идек. Быел халыкны тагын да мавыктыргычрак чара белән шатландырасы килгән иде. Әлбәттә, безнең әле үзебезнең иҗади чыгыш та булачак. Әмма әлегә аны сер итеп саклыйбыз. Парадтагы һәр номер иҗади булырга тиеш, дигән иде безнең район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. Безнең чыгыш халыкка ошар, дип уйлыйм. Мин үзем дә җиңү турында бер җыр җырлаячакмын", - дип уртаклашты үзенең хыяллары белән Андриян Борисович.
Мондый самолетны ясау өчен "Лада 2107" маркалы бер иске автомобилҗ җитә. Самолетны кабызырга да була. Тышкы яктан ул һәлак иткеч (истребитель) "И-16" га охшаган. Бәдәне дә нәкъ сугыш чорындагы самолетны хәтерләтә. Сугыш вакытында аны "ишачок" дигән иркәләү сүзе белән атаганнар. Ул дошманга каршы батырларча көрәшкән.
Шаккатырулар моның белән генә тәмамланмый әле. Бәйрәмгә һәр оешма, һәр предприятие үз сере белән килә. Әлегә берсе генә дә аны ачып саласы килми. Чөнки Җиңү бәйрәменә әзерлек ярыш рухында бара. Хәрби техниканы биектаулылар 9 май көнне күрәчәкләр.
Халык узган елгы парадны да бик яхшы хәтерли. Предприятие коллективлары театральләшкән тамашада катнашкан иде. Сугыш чоры күренешләре безне дәһшәтле елларга алып китте. Барысы да шул замандагы кебек: техника да, кешеләр дә, вакыйгалар да. Мондый күренешне оныту мөмкин түгел. Күктә сибелгән салют кына бәйрәм икәнлеген искә төшерде.
Парадны оештыручылар сүзләренә караганда, быелгы парад тагын да киңрәк күләмдә, тагын да масштаблырак, халыкчанрак булачак. Әлбәттә, бәйрәмнең төп кунаклары, төп геройлары безнең кадерле ветераннар булачак. Алар белән эшләү ел буена дәвам итсә дә, Җиңү көннәрендә ветераннар аерым хөрмәттә.
"Бәйрәм алдыннан социаль һәм медицина хезмәткәрләре һәр ветеран янында булып, аның тормыш-көнкүреше, сәламәтлеге белән кызыксыначак. Ярдәм кирәк булган ветераннарга шунда ук ярдәм күрсәтеләчәк. Аларны шефлыкка алган мәктәп укучылары хуҗалык эшендә ярдәм итәчәк. Яз көне мәшәкатьләр болай да күп була, ялгыз ветераннар андый ярдәмгә аеруча мохтаҗ", - ди районның социаль ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы Рания Гайнетдинова.
Биектау районында бүгенге көндә барлыгы 17 Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинград блокадасында калган 1 кеше, ирләре Бөек Ватан сугышында катнашкан 34 тол хатын-кыз һәм 721 тыл хезмәтчесе яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев