Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Яшәсен уен-көлке!
Күтәренке күңел, көлү гомерне озайта, диләр. Ә инде "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" уены исә сезнең күңелләрне бик күпкә күтәрәчәк, дөньяларны онытып, рәхәтләнеп көлү мизгелләре бүләк итәчәк! 8 нче ноябрьдә ел саен данлыклы КВН уенына багышланган бәйрәм билгеләп үтелә. Шатлану, шаяру-көлүләр, кискен тәнкыйть, теләсә нинди хәлдә дә югалып калмау - КВН...
Күтәренке күңел, көлү гомерне озайта, диләр. Ә инде "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" уены исә сезнең күңелләрне бик күпкә күтәрәчәк, дөньяларны онытып, рәхәтләнеп көлү мизгелләре бүләк итәчәк!
8 нче ноябрьдә ел саен данлыклы КВН уенына багышланган бәйрәм билгеләп үтелә. Шатлану, шаяру-көлүләр, кискен тәнкыйть, теләсә нинди хәлдә дә югалып калмау - КВН уйнаучы һәркемгә боларның барысы да бик яхшы таныш.
Татарстан КВНы тарихында беренче уен Казанда 1994 нче елның 17 нче ноябрендә була. Бүген КВН - Республикада яшьләр хәрәкәтендә иң актив катнашучыларның берсе. Хәзерге вакытта клуб Татарстан территориясендә 7 лига уенын уздыра. Менә 15 ел инде "Идел буе" КВН Халыкара союзының Үзәк лигасы уеннары уңышлы оештырылып килә.
Мондый юнәлешнең безнең районда ничек үсүе турында без Биектау үзәк мәдәният йортының әйдәп баручы методисты Ләйсән Нәҗметдинованың сөйләвен үтендек.
- Ләйсән Ринатовна, Биектау районында КВНның беренче уены кайчан булды? Хәзер бу юнәлеш ничек дип атала?
- КВНның беренче уеннары авыл җирлекләре арасында узды. Авылларда бүген КВНнар даими уздырыла, аларны яшьләр бик яраталар.
2013 нче елда татар КВНын уздыру турындагы Положение килде. Ямаширмәдәге яшьләрнең бик актив булуларын белгәнлектән, без аларның, команда оештырып, үз көчләрен республика дәрәҗәсендә сынап карауларын үтендек. Алар авыл яшьләреннән, клуб һәм мәктәп хезмәткәрләреннән "Биектау киреләре" дигән команда төзеделәр һәм әйбәт чыгыш ясап кына калмадылар, ә бәлки барлык этапларны да уңышлы уздылар. Республикада 2 нче урынны алдылар һәм бу, чынлап та, искиткеч чыгышлар булды.
- Якын арада авыл җирлекләре арасында КВН уеннары планлаштырыламы?
- Быел 1 нче декабрьдән мондый уеннарны тагын башлап җибәрәбез һәм алар апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
- Безнең районда КВНның Премьер-лигасы алып баручысы Александр Масляков шикелле алмаштыргысыз остазы бармы?
- Әйе, безнең алмаштыргысыз алып баручыбыз һәм остазыбыз бар, ул - үзәк мәдәният йорты белгече Айзат Шакиров. Ул тәҗрибәле кеше. Бу эштә аның кабатланмас тавышы, үз-үзен тотышындагы матур үзенчәлекләр һәм һәрвакытта да күтәренке күңелле булуы сәхнәгә һәрчак бәйрәм рухы бирә. Командалар темаларның ачылышы, техник мәсьәләләр буенча аңа кыю мөрәҗәгать итә алалар һәм итәләр дә. Безгә ниндидер идеяләр һәм проектлар белән килгәндә без моңа бик сөенәбез һәм һәрвакытта да ярдәм итәргә тырышабыз.
- Бу шундый хисле, күңелле, бөтен кешене берләштерә, матур тәэсирләр калдыра торган уен. Бәлки сезнең хәтердә КВНга бәйле ниндидер истәлекле һәм кызыклы вакыйга саклангандыр?
- Әйе, мин һәр уенда да катнаштым - хисапчы булдым. Бу уеннар, чыннан да, зур тойгылар уята. Кызыклы мизгелләр дә күп була. Кайвакыт 5-6 команда шундый да шәп уйныйлар, көлә-көлә эчләр авырта башлый. Миңа иң ошаганы - КВНда барлык уен-көлкенең тормыштан алынуы. Юмористлар студент чактагы күңелле мизгелләрне искә төшерәләр. Ә кайвакыт һөнәрләр турында, көн кадагына суга торган көлкеләр була.
Уен-көлке безгә психологик киеренкелектән котылырга, тормыштагы авырлыкларны җиңелрәк кичерергә мөмкинлек бирә. Менә шуңа күрә дә КВНның киләчәге өметле.
Без КВНга нинди дә булса кагылышы булган һәркемгә уңышлар телибез, аларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
БЕЛЕШМӘ:
Әле күптән түгел, 25 нче октябрьдә Ямаширмәнең КВН командасы Арчада призерлар арасына керде. Ул балалар һәм үсмерләр арасында "Тукай FEST" дип аталган зона КВН уенында 2 нче урынны алды. Шулай ук әле күптән түгел Казан мәктәпләре арасындагы юниор-лиганың XIX нчы фестивалендә "Балкыш" Балалар иҗаты йортында эшләп килүче шушындый ук исемдәге бию коллективында катнашучылар тарафыннан оештырылган "Мандарин" командасы 2 нче урынны алды һәм "Юниор" лигасы уеннарының яңа сезонына узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев