Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшел хәтфә күлмәкләрен кигән сылукайлар кунакларны каршыларга әзер

Биектау районын быел 30 Яңа ел гүзәле белән бизәргә уйлыйлар. Аларның иң зурлары, әлбәттә, Биектау авылының уртасында һәм административ үзәк - станциядә урын алачак. “Казан арты” паркында, мәсәлән, тирә-якны диодлы лампочкалары белән яктыртып тора торган чыршыны урнаштырып та куйганнар инде. Йолдызы белән бергә аның биеклеге 22 метр тәшкил итәчәк. Әле болардан тыш ылыслы сылукайлар һәр авыл җирлеген дә ямьләндереп торачак. Алар арасында иң матур итеп бизәлгәненә хәтта бәйге дә уздырылачак. Җиңүчеләрне кем сайлап алыр һәм анда ничек катнашырга була?

Нәни Ләйсән төрле төсләр белән җемелдәүче утлардан күзен ала алмый. Яңа ел - аның иң яраткан бәйрәме. Үзәк сквердагы матурлыкка ничек сокланмыйсың инде?

- Миңа аеруча фонтан ошый, аңа карагач, төсле су агып торган шикелле тоела, - дип елмая Ләйсән.

Биредә балалар гына түгел, өлкәннәр дә күңелләре белән балачакка әйләнеп кайталар. Яңа ел рухы сеңгән урыннардан тукталмый үтеп китеп булмый.

- Барысы да ошый. Быел бераз үзгәрешләр дә бар икән. Узган елга караганда яхшырак та әле. Әйтерсең, бездә кечкенә Швейцария, - дип елмая Нина Броднева.

Әле бер уйлаганда бөтен урыннар тиешенчә бизәлеп тә бетмәгән. Гомумән алганда быел бәйрәм рухы ничектер башкачарак сизелә.

Территорияләрне җыештыру, бизәү буенча гадәткә кергән конкурс та быел киеренкерәк булыр дип көтелә. Серпантиннар һәм чылбырлар, лампочкалар һәм йолдызлар көрәшенә узган елгы лидерлар һәм яңа катнашучылар килеп кушылыр. Чыршылар 5 төрле таләпкә туры килергә тиеш.

- Быел мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләре, үзәк район хастаханәсе, район электр челтәре, башка оешмалар, шул исәптән коммерциягә караганнары да катнашачак. Шулай ук йорт тирәләре дә, авыл җирлекләренең үзәк чыршылары да тиешле бәяләрен алачак, - диде Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов.

Җиңүчеләрне махсус комиссия сайлап алачак. Ә без исә ыспай чыршыларны социаль челтәрдә генә бәяли алырбыз, мөгаен.

Аның каравы үз участокларыбызны бизәү бәйгесендә катнаша алабыз. 1 нче урынны алучыны 30 мең сум премия көтә. Уңышның нигезе - бөтенесе дә үзенчәлекле, башкаларныкына охшамаган һәм матур булырга тиеш.

Кайбер елларны район чыршысын район үзәгендә, ә аннары Җиңү паркында куйдылар. Ә быел ул үзенең урынын бераз үзгәртте. Әмма хисләр чыршының кайда куелуына бәйле түгел - алар ел саен һаман көчлерәк була бара.

- Күңелгә ниндидер матурлык, бәйрәм рухы җитми иде. Элек ничектер гадирәк була торган иде. Ә хәзер күбрәк балалар өчен ясыйлар, - дип үз фикерен белдерде Дмитрий Борисов.

Горур басып торучы ылыслы чибәркәйләр авылда һәм район үзәгендә бишәү булачак. Аларның икесе әйләнәтирәсендә кайчан әйләнбәйлән уйный башларлар дип көтәләр дә инде.

Җиңү паркындагы яшел хәтфә киемле Яңа ел кунагы бәйрәм итәргә тулысынча әзер. Тик чыршы ачылышы монысында түгел, Биектау авылында урнашканында булачак. Бу тантана 27 нче декабрьдә 18:00 сәгатьтә узачак.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев