Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшел бишегем син, туган җир!

Бөек рус шагыйре Сергей Есенинның шигырьләре туган җир табигатенә, аның самими, тырыш халкына мәдхия буларак яңгырый. Шагыйрьнең туган җиргә багышланган шигырьләрендәге һәр фикер үзе бер шигарь булып яңгырый. Күптән түгел Биектау районында "Ватан" VI яшьләр халык иҗаты фестивале булып узды. Сергей Есенинның "Мин яратам сине, сабыр туган җир" сүзләре фестивальнең...

Бөек рус шагыйре Сергей Есенинның шигырьләре туган җир табигатенә, аның самими, тырыш халкына мәдхия буларак яңгырый. Шагыйрьнең туган җиргә багышланган шигырьләрендәге һәр фикер үзе бер шигарь булып яңгырый. Күптән түгел Биектау районында "Ватан" VI яшьләр халык иҗаты фестивале булып узды. Сергей Есенинның "Мин яратам сине, сабыр туган җир" сүзләре фестивальнең рәсми булмаган шигаре буларак кабул ителде. Фестиваль Халыклар бердәмлеге көненә багышлап уздырылды. Мондый фестиваль районның мәгариф учреждениеләре, мәдәни оешмалары,этномәдәни берләшмәләренең нәтиҗәле хезмәттәшлеге үрнәге булып тора.

Мәдәни чара район үзәк мәдәният йортында узды. Анда мәктәп балалары, балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүчеләр һәм башка үзешчән сәнгать коллективлары катнашты. Сәхнәдә иң яхшы коллективлар чыгыш ясады. Шигырьләр, җырлар ярдәмендә һәркем үз җиренә мәхәббәтен белдерде. Фестивальгә әзерлек айлар буе барды. "Иң элек безгә катнашучылар үзләренең видеоматериалларын җибәрде, - дип билгеләп үтте "Тулпар мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Наталья Владимирова. - Без араларыннан иң яхшы дип табылган чыгышларны гына сайлап алдык."

Балалар үзләре фестивальгә бик җитди әзерләнгән. Алтынчы ел рәттән уздырыла торган чара район халкының бердәмлеген, дуслыгын, халыклар арасында хөрмәткә лаек мөнәсәбәтләрне белдерү чарасына әверелде. Балаларның кайберләре беренче тапкыр чыгыш ясый,ә кайберләре инде бу сәхнәдә дан казанып өлгергән.

"Мондый бәйгеләр яшьләр, балалар өчен бигрәк тә мөһим. Милләтара татулык һәм килешү - югары кыйммәтләр, һәм без һәрберебез шул кыйммәтне күз карасыдай сакларга тиеш", - диде фестивалтдә катнашучы Әдилә Зинатуллина.

Сүз уңаеннан шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Колор мьюзик» ансамблендә «Биектау ТВ» каналында яшьләр тапшыруын алып баручы Энҗе Гәрәфиева да җырлый. Әлеге ансамбль беренче урынны алды.

"Районда рухи кыйммәтләрне балалар белән бергә торгызу һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. "Ватан" конкурсы районда яшәүче барлык халыкларның телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен үстерү буенча аерым урынны алып тора, - диде Энҗе Гарафиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев