Яшәү урынын ялган рәвештә теркәүчеләр (ялган прописка) җинаять кодексы нигезендә җавапка тартыла. Кешене рәсми рәвештә нинди дә булса адрес буенча теркәп тә аңа шул адрес буенча яшәүне тыю очраклары байтак. Элек мондый гамәл өчен административ җәза гына каралган булса, бүгенге көндә хокук бозучы җинаять җәзасына тартыла. Штрафның минималь күләме 100...
Яшәү урынын ялган рәвештә теркәүчеләр (ялган прописка) җинаять кодексы нигезендә җавапка тартыла. Кешене рәсми рәвештә нинди дә булса адрес буенча теркәп тә аңа шул адрес буенча яшәүне тыю очраклары байтак. Элек мондый гамәл өчен административ җәза гына каралган булса, бүгенге көндә хокук бозучы җинаять җәзасына тартыла. Штрафның минималь күләме 100 мең сум тәшкил итә. Ялган теркәүләр Биектау районында да еш очрый.
Биектауда яшәүче А.А. күз яшьләре белән елый - ирегеннән генә мәхрүм итмәсеннәр! Судта ул хөкемдарларга шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте. А.А. ике Россия һәм ике чит ил гражданинын вакытлыча үзендә терки. Әлбәттә, теркәлгән гражданиннар хуҗа өендә яшәми.Әмма, без капчыкта ятмый, дип юкка гына әйтмиләр. Хокук саклау органы хезмәткәрләре кырын эшне бик тиз сизеп алалар һәм әлеге гражданканы судка бирәләр. Суд А.А.га 110 мең сум күләмендә штраф сала. Хөкем ителүче җәза белән берсүзсез килешә. Чит гражданнарны үз фатирында теркәгәндә ул мондый проблемаларга юлыгырмын дип уйлап та карамый.
"Законның бу дәрәҗәдә катгый, кырыс икәнлеген белгән булсам, кемне дә булса үземдә теркәү турында уйлап та карамаган булыр идем" - ди А.А.
Кырыс закон 2014 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән иде. Нәкъ шул вакытта Россия Федерациясе җинаять Кодексында чит ил гражданнарын ялган теркәүне җинаять хөкеменә тарту турында яңа кагыйдә пәйда булды. Бүгенге көндә Биектау районы җәмәгать хөкемдарында шул юнәлештә 5 эш теркәлгән. Алга таба тикшерү эшләре тагын да киңрәк күләмдә алып барылачак.
"1-нче суд участогының җәмәгать хөкемдары тарафыннан А.А. гаепле дип танылды. Кызганычка каршы, соңгы вакытларда Биектау районында мондый җинаять эшләре арта бара. Бу юнәлештәге һәр җинаять эше район прокуроры тарафыннан ныклы күзәтү астына алынган", - дип билгеләп үтте Биектау районы прокуроры ярдәмчесе Руслан Гусамов.
Җинаять эшләре прокурор күзәтчелегендә булса, ялган теркәү узган гражданнар полиция участогына җибәрелә. Районның миграция эшләре бүлеге дә уяулык күрсәтә. Участок полицияләре дә үзләренә ышанып тапшырган территориядә яшәүчеләрнең барысын да якыннан танып белә. Вакытлыча теркәлгән кешеләр, иң берече чиратта, чит ил гражданнары аерым исәптә. Теркәү урынында яшәми икән, димәк җинаять күз алдында.
"Кемнәрдер чит ил гражданнарын үз фатирларында, яисә өйләрендә теркәп матди файда таба, кемнәргәдер вакытлыча булса да теркәүләрен үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Әмма алар икесе дә закон алдында бер дәрәҗәдә җаваплы. 2014 елның 1 гыйнварыннан андыйлар төр җинаятьләр Россия Федерация җинаять Кодексы нигезендә җавапка тартыла", - ди Биектау районы миграия эшләре бүлеге өлкән инспекторы, полиция капитаны Александр Васильев.
Шунысын да әйтергә кирәк, республикада мондый характердагы беренче җинаять эше Биектау районы прокуратурасы карары белән кузгатылды.
Нет комментариев