Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь Көч авылында булган янгынның сәбәпләре билгеле

Кичә Яшь Көч авылында Луговая урамы, 1 адресы буенча янгын чыкты. Кичке 16.45 сәгатьтә 113 нче санлы янгын бүлегенә 01 телефоны аркылы шаһитләрдән авылда шәхси мунча һәм сарай януы турында хәбәр килеп ирешә. 16.59 сәгатьтә янгын чыккан уранга беренче янгын сүндерү хезмәте килеп тә җитә. Алар килеп җиткәндә, янган бөтен...

Кичә Яшь Көч авылында Луговая урамы, 1 адресы буенча янгын чыкты.
Кичке 16.45 сәгатьтә 113 нче санлы янгын бүлегенә 01 телефоны аркылы шаһитләрдән авылда шәхси мунча һәм сарай януы турында хәбәр килеп ирешә.
16.59 сәгатьтә янгын чыккан уранга беренче янгын сүндерү хезмәте килеп тә җитә. Алар килеп җиткәндә, янган бөтен мәйданны биләп алган була. Түбә ишелә, калган биналарга ут кабу куркынычы булмый.
Янгын булган урынга су янгын булган урыннан 150 м да урнашкан су башнясыннан китерелә. Башняга бл кардан чистартылган була.
17.09 сәгатьтә ачык яну тукталыла, 17.35 сәгатьтә янгынны сүндерү буенча эшләр тәмамлана.
Янгын вакытында мунча һәм сарай тулам янып бетә. Гомуми мәйдан - 45 кв.м.
Янгын чыгуның беренчел сәбәпләре - җылыту мичләре һәм төтен чыгу җайланмаларының төзексез булуы.
Янгын китергән материаль зыян - 60000 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев