Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшәү өчен мөмкин кадәр уңайлырак шартлар тудырырга

Красносельский авыл җирлеге - Биектау районының үзәге. Гражданнар җыенына халыкның бик күп килүенә дә бер дә гаҗәпләнерлек түгел. Ни дисәң дә, авыл җыены власть вәкилләре белән халык арасында үзенчәлекле күпер булып, аларны тоташтырып тора. Менә шундый очрашулар вакытында кешеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны турыдантуры бирә, көн кадагына сугучы проблемаларны кузгата, авылны төзекләндерү буенча теләк-киңәшләрен әйтә алалар.

Үзәк мәдәният йортына үзләренең кече туган илләренә, аның тормыш-көнкүрешенә битараф булмаучылар җыелды. Кешеләр бирегә җитәкчеләр фикерен тыңларга. килеп туган мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшергә дип килделәр. Башка җыеннардагы кебек үк, биредә дә башта узган елгы эшкә нәтиҗә ясалды. Сәламәтлек саклау, халыкка социаль хезмәт күрсәтү, полиция, авыл хуҗалыгы һәм башка тармак вәкилләре үз эшләре турында исәп тоттылар. Шулай ук агымдагы елга планнарны ачыкладылар , якындагы айларга максатлар билгеләделәр.

Шушындый ук җыелыш Мәмдәл авыл җирлегендә дә узды. Анда бу якларда яшәүчеләр өчен ниләрнең м ө һ и м б у л у ы һ ә м җирлекне киләчәктә нинди итеп күрергә теләүләре, кайсы юнәлештә алга барырга кирәклеге турында сүз алып бардылар. Очрашу барышында авыл халкы үзләрен борчыган прроблемаларны кузгатты, җирле власть белән якындагы бурычлар хакында сөйләштеләр. Әлеге җыелыш Мәмдәлдәге залның шыгрым тулы булуы белән аерылып торды. Буш урыннар булмау үзеннән-үзе күп нәрсәләрне аңлата иде. Бу биредә халыкның дустату яшәвен күрсәтә. Мәдәният йортында битарафлар күренмәде.

Гражданнар җыеннарында к у з гат ы л га н ба рл ы к м ә с ь ә л ә л ә р н е ң д ә исәпкә алыначагын һәм контрольдә тотылачагын билгеләп үтәргә кирәк. Район җитәкчеләренең төп бурычы - биектаулыларга яшәү, эшләү һәм уку өчен уңайлы шартлар тудыру.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Эрнест АБДУЛАЕВ, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев