Ярдәмче хуҗалыклар өчен
Айбаш авыл җирлегендә унөч шәх-си ярдәмче хуҗалык ташламалы шартларда саву аппаратлары алды. Бу шактый зур ярдәм һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны киңәйтү белән кызыксынуны арттыру, шулай ук алардагы сыерларның баш санын ишәйтү өчен яхшы этәргеч тә. Моннан алдагы елларда саву аппаратларын егерме хуҗалык алган иде, быел унөче алды. Саву аппаратлары бәясенең...
Айбаш авыл җирлегендә унөч шәх-си ярдәмче хуҗалык ташламалы шартларда саву аппаратлары алды.
Бу шактый зур ярдәм һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны киңәйтү белән кызыксынуны арттыру, шулай ук алардагы сыерларның баш санын ишәйтү өчен яхшы этәргеч тә. Моннан алдагы елларда саву аппаратларын егерме хуҗалык алган иде, быел унөче алды. Саву аппаратлары бәясенең кырык проценты шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларга субсидия итеп кире кайтарыла. Ташламалы шартларда саву аппаратларын алу исемлегенә үз хуҗалыгында өчтән күбрәк сыер асраучылар кертелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев