Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яратып эшләгән эш куаныч китерә

Тиздән республика кырларында бөртекле культураларны җыю эшенә керешәчәкләр. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы үткәргән тикшерүдән күренгәнчә, Биектау районы сезонга 90 процентка әзер. Район хуҗалыклары урып-җыюдан нәрсә өмет итә һәм алдынгы игенчеләрне ничек хөрмәтлиләр?

Бу сезонда районда барлыгы 31 мең 256 гектар мәйданда бөртекле культураларны җыеп алу көтелә. Әлеге эштә 63 комбайн катнашачак. Барлык хуҗалыкларда да комбайнчылар һәм башка белгечләр тулысынча җитәрлек.

- Ел саен урып-җыю алдыннан комбайнчыларны укыта идек, әмма быел коронавирус аркасында моны эшли алмыйбыз. Шуңа күрә махсус белешмәләр әзерләдек, биредә үтәлергә тиешле барлык куркынычсызлык техникасы нормалары һәм кирәкле элемтә номерлары язылган, - дип сөйләде Биектау авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җ и т ә к ч е с е Р ә х и м җ а н Кәримов.

Комбайнчылар, алдагы еллардагы кебек үк, планны үтәгән һәм арттырып үтәгән өчен бүләкләнәчәк. Биектауда эш алдынгыларын шәхсән район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тарафыннан хөрмәтләү системасы гамәлдә. Җитәкчелек атна саен Дөбъяз һәм Бөреле зоналарына килеп, кыр эшләре алдынгыларын бүләкләячәк. Андыйларга төрле суммадагы сертификатлар һәм, үз комбайннары башкалардан аерылып торсын өчен, “Алдынгы” флагы тапшыралар.

Шулай ук, 30 августта алдынгылар слетын үткәрү күздә тотыла. Биредә муниципаль район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин урып-җыю кампаниясендә зур тырышлык күрсәткән игенчеләргә акчалата бүләкләр дә тапшырачак дип фаразлана.

Районның барлык хуҗалыкларында да кырда эшләүчеләрне өч тапкыр ашату, уңайлы һәм нәтиҗәле эшләү өчен тиешле шартлар оештырылган. “Татарстан”, “Битаман”, “Серп и молот”, “Красная заря”, “Әсән”, Хәмдиев кебек хуҗалыклар эшне югары дәрәҗәдә оештыру буенча ел саен алдынгылар рәтендә.

- Урып-җыю җиңел генә булмаячак. Башаклар тулганда яңгырлар булмады. Белгечләр көн саен дымлылык дәрәҗәсен тикшерә. Урып-җыюны бер атна эчендә башларга ниятлибез, - дип өстәде Рәхимҗан Зарифович.

Аның сүзләренә караганда, район хуҗалыклары теләсә нинди шартларда да эшләргә әзер.

- Ныклап әзерләнгән кешегә Аллаһы Тәгалә насыйп итә ул, - дип җөпләде Рәхимҗан Кәримов.

Уңыш дәрәҗәсе игенчеләрнең осталыгына да бәйле. Шундыйларның берсе белән безгә дә очрашырга насыйп булды. Хәмдиев хуҗалыгында инде бишенче сезон комбайнчы булып эшләүче Фәрит Абдуллин ел буе мәктәптә технология фәне буенча белем бирә, ә җәй көне “кыр корабы”н иярли.

- К о м ба й н ч ы бул ы п эшләвемнең гомуми стажы - 35 ел. Өч дистә елдан артык ике һөнәрне берләштерәм. Тегесен дә, монысын да бер үк дәрәҗәдә яратам. Хуҗалыкта үз укучыларымны очраткач, алар белән горурланам. Димәк, яхшы укытканмын, - дип сөйли Фәрит Алиевич.

Былтыр Фәрит Абдуллинны урып-җыю барышында иң яхшы комбайнчыларның берсе буларак бүләкләгәннәр. Аның республика министрлыгыннан һәм район Башлыгы кулыннан алган мактау грамоталары һәм дипломнары байтак.

- Болар барысы да - минем тормышым. Комбайнда мин белмәгән бер генә деталь да юк. Мондый техникада эшләү тагын да рәхәтрәк, җитештерүчәнлек тә югарырак була, - дип өстәде комбайнчы.

Аның әйтүенчә, еллар уза, үзеңнән лаеклы буын калдырырга кирәк. Шуңа күрә яшь белгечләр белән мөмкин кадәр тәҗрибә уртаклашырга тырыша ул. Сүз дә юк, үз эшеңә мәхәббәт - ул еллар аша килә. Район җитәкчелегенең эш алдынгыларын хөрмәтләве һәм эш шартлары турында кайгыртуы бик әйбәт. Хуҗалыкларга алдагы эштә зур уңышлар телибез.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев