Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Янәшәдә мәрхәмәтле кешеләр булганда мәчеләргә дә куркыныч янамый

Биектау районының ветеринария табибы Лилия Лукманова катлаулы операция ясый. Клиникага бер җирән мәчене алып киләләр. Мәчедә шеш булуы ачыклана. Гади шеш кенә түгел, аның яман шеш булуы да ихтимал дип фаразлый табиб.

Ветеринария клиникасына алып килгәннән соң мәче кабинет белән “танышып” йөри, мыраулый һәм сырпалана башлый. Ә бераз вакыттан соң аны операция өстәленә яткыралар. Мәченең шешен кисеп алалар. Ветеринар Лилия Лукманова бу күбрәк яман шешкә ошаган иде, ди.

Мәчене Яшел Үзән районының Зур Ключи авылы кешеләре алып килгән. Моннан бер ай элек алар мәчене үзләренең чоланнарыннан табып алганнар. Уң колагында кабарып торган урынны күргәннән соң мәчене Биектауга, таныш ветеринария табибына алып барып тикшертергә кирәк, дигән карарга килгәннәр.

Шештән коткару операциясе бер сәгать дәвам итә. Тиешле вакыттан соң мәче наркоздан айный. Йомшак йонлы пациентны игътибар белән караганнан соң ветеринария табибы аны алып килгән кызга хәзер мырауҗанның сәламәтлегенә бернинди куркыныч та янамый, дип ышандырып әйтә. Хастаханәдән соң сәламәтләнеп кайткан Җирәнкәй үзенә кайгыртучан хуҗалар тапкан да инде.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев