Янгын сүндерүчеләр бик җитез һәм төгәл эш иттеләр
Биектау районында ут капкан йорттан кешеләрне коткару буенча янгын сүндерүчеләрнең өйрәнүләре узды. Ә килеп туган хәл шундый - узып-баручы кешеләр чын мәгънәсендә янгын чыккан дип уйлаганнардыр. Ашыгыч ярдәм машинасы күренгәч, мондый хисләр тагын да киеренкеләнгәндер.
Ә өйрәнүләрнең алдан төзелгән планы буенча янгын сүндерүчеләр төтен тулган бинадан ике кешене коткарырга һәм ут капкан урынны сүндерергә тиеш булалар. Алга куелган бурыч коткарасы кешеләрнең берсенең инвалид булуы белән катлаулана. Инвалид ролен шундый төрдәге өйрәнүләр өчен билгеләнгән чама белән 50 килограммлы манекен башкара. Төтен эчендә калган икенче кеше - Биектау янгын часте хезмәткәре Евгений Пидыбаев. Алдан төзелгән план буенча ул манекен янындагы күрше бүлмәдә идәндә ята һәм махсус битлек киеп, үзен коткаруларын көтәргә тиеш була.
- Мондый хәлдә иң мөһиме - төшенкелеккә бирелмәү, ярдәм килгәнне көтү. Ә ярдәм бик тиз килеп җитте, - диде янгын сүндерүче Евгений Пидыбаев.
Ярдәм чынлап та бик тиз килеп җитте. Составында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республкасындагы Баш идарәсе вәкилләре булган тәҗрибәле коткаручылар 113 нче янгын часте хезмәткәрләре белән берлектә коткару операциясе уздырдылар һәм ут кабуны 3 минут 25 секундта бетерделәр, ә бу яхшы күрсәткеч булып санала.
- Бер генә янгын да бер-берсенә охшамый, һәркайсының үз үзенчәлеге була. Шунлыктан һәр күнегү, өйрәнү, гамәли шөгыльләр - безнең өчен зур кыйммәткә ия булган тәҗрибә, - дип аңлатты Биектау районының 113 нче янгын часте җитәкчесе урынбасары Раил Шәймәрдәнов.
Барлык хезмәтләр дә үзләренә йөкләнгән эшләрне тиз арада, нәтиҗәле итеп башкардылар. Янгын часте һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең бердәм эшләүләре сизелеп торды. Гамәли өйрәнүләр янгыннарда кешеләр һәлак булу очракларының ешаюы сәбәпле уздырылды. Ел башыннан гына да республикада янгында 20 дән күбрәк кеше һәлак булды.
- Үзәк аппарат инициативасы күрсәтмәсе буенча әлеге объектта гарнизонның шәхси составының гамәли хәрәкәтләре сынап каралды. Болар янгынга беренче янгын бүлекчәсе килгәннән соң башкарылырга тиешле беренче гамәли эшләр, - диде Биектау районының 113 нче янгын часте җитәкчесе Азат Кәлимуллин.
Коткаручыларның гамәлләре беренче чиратта ут капкан бинадан кешеләрне коткаруга һәм эвакуацияләүгә юнәлтелде, ә аннары янгынны сүндерүгә керештеләр. Өйрәнүләр барышында анда катнашучылардан берәүгә дә зыян килмәде.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев