Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителде

2018 ел нәтиҗәләре буенча Габдулла Тукай бүләгенә кандидатлар күрсәтү башланды. Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия институты «Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман-дилогия» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2012), «Гарасат: роман-дилогия» (Казан, «Хозур» нәшрияты 2014) һәм «Көмеш чыбыркы: повестьлар һәм романнар» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2016) китаплары өчен якташыбыз язучы-прозаик Зиннур Зыятдин улы Хөснетдиновны тәкъдим...

2018 ел нәтиҗәләре буенча Габдулла Тукай бүләгенә кандидатлар күрсәтү башланды. Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия институты «Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман-дилогия» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2012), «Гарасат: роман-дилогия» (Казан, «Хозур» нәшрияты 2014) һәм «Көмеш чыбыркы: повестьлар һәм романнар» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2016) китаплары өчен якташыбыз язучы-прозаик Зиннур Зыятдин улы Хөснетдиновны тәкъдим итте.

Зиннур Хөснияр 1961 елның 18 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Бикнарат авылында туа.

1978 елда Олы Битаман авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зиннур Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга килә. Студент елларында институт каршындагы «Илһам» әдәби-иҗат түгәрәгенең актив әгъзаларыннан берсе була, соңга таба аны үзе үк җитәкли. Беренче повесть-хикәяләре дә шул елларда языла, дүртенче курста укыганда «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый.

1985-1987 елларда З.Хөснияр гаскәри хезмәттә, Брест шәһәрендә офицерлар әзерли торган мәктәпне тәмамлый. Армиядән кайткач, 1989 елның октябренә кадәр Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакциясе мөхәррире, аннары берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. Шул ук 1989 елның ахырларында ул Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә һәм «ПОИНТ» совет-фин уртак предприятиесе (җитәкчесе - эшмәкәр-журналист Солтан Сәлимҗанов) ярдәмендә татар балалары өчен төсле-бизәүле «Салават күпере» исемле журналга нигез сала һәм журналның баш мөхәррире итеп билгеләнә.

1997 елдан нәшер ителә башлаган «Таһир-Зөһрә», 1999 елдан яшьләргә атап чыгарылган «Җүләр чак», өлкәнрәк укучыларны күздә тоткан «Яучы», медицинага кагылышлы «Әбүгалисина» һәм 2001 елда нигезләнгән «Сәхнә» исемле театр һәм эстрада газеталары - болар һәммәсе З.Хөсниярның хосусый инициативасы һәм матди кайгыртуы белән аның үз нәширлегендә һәм мөхәррирлегендә дөньяга килгән басмалар. 2001 елдан әлеге газета-журналлар З.Хөснияр үзе оештырган «Ак Барс» нәшрият йорты тарафыннан басып таратылалар. Нәшрият соңгы елларда татар һәм рус телләрендә матур әдәбият һәм дини китаплар бастыру хезмәте белән дә шөгыльләнә.

З.Хөсниярның матур әдәбият мәйданындагы беренче басма китабы - «Таң ата да кич була» исемле хикәяләр җыентыгы - 1989 елда басылып чыга. Нигездә авыл тормышын, авыл кешеләре образларын гәүдәләндергән егермегә якын хикәяне берләштергән җыентык әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына, әдәби тәнкыйтьтә яшь авторның материалны яхшы белүе, тормыш күренешләренә художникларча якын килүе, тел-стиленең шомалыгы, халыкчан гадилеге искәртеп үтелә. Язучының шуннан соң укучыларга тәкъдим ителгән «Тәгәри китте язмышлар» исемле проза җыентыгы (1991), «Терсәк сугышы» (2002) һәм «Эттән туган» (2004) романнары әхлак нигезләре таркала-җимерелә барган хәзерге чынбарлыктагы гыйбрәтле вакыйгаларның, кешеләр арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрнең фәлсәфи асылын ачарга омтылу тәҗрибәләре буларак игътибарга лаеклы. З.Хөснияр «Ак болыт күләгәсе», «Хуҗа һәм аның хатыны», «Кышлаган үгез» исемле хикәяләре өчен 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Язучы - татар балалар әдәбияты өлкәсендә дә иң актив эшләүче авторларның берсе. Ул 2001 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. З.Хөснияр 2009 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була.

З.Хөснияр - 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев