Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Яхшы токымлы үгезләр карап торуга ук горурлык хисе тудыра

Кытай календаре буенча 2021 нче ел - Үгез елы. Ел символы, әлбәттә, һәр йортта да булачак. Рәсемме ул, уенчыкмы, ябыштырыла торган әйберме - монысы әллә ни мөһим түгел. Шат күңеллеме, усал карашлымы - кыяфәте белән генә үгез булсын. Ә чын үгезләр нинди булалар соң?

Б и е к т а у р а й о н ы н ы ң н ә с е л хуҗалыгындагы киләсе ел символлары чын мәгънәсендә пәһлеваннар һәм горурлар. Иң кечкенә дигәне дә бер тонналык. Аларны санаторийдагы кебек асрыйлар: балансланган ашату, саф һавага чыгарып йөртүләр, су процедуралары. Үгезләр төрлесе төрле илдән кайтарылган. Аларны Голландиядән, Германиядән, Нидерландтан, Россиядән китерәләр. Үз илебездән һәм чит илләрдән кайтарылган баһадирлар нәсел предприятиесендә яхшы сыйфатлы орлык материалы алу өчен асралалар.

Сыерларның 85-90 проценты ясалма юл белән орлыкландырыла. Ясалма орлыкландыруны сайлаган хуҗалыкларда һәр сыердан савым күрсәткечләре арта. Бу урында шунысын билгеләп үтәргә кирәк: савым орлыкландырылган сыерның түгел, ясалма орлыкландыру нәтиҗәсендә алынган үрчемнеке арта.

Әмма нәтиҗәләргә ирешкәнче нәсел хуҗалыгы хезмәткәрләре бик күп эшләр башкаралар. Сүз көндәлек башкарылырга тиешле эшләр турында гына бармый. Һәр үгезнең үз холкы, үз гадәтләре. Аларга яраклашмыйча булмый. Хайванның кәефе күз ачып йомган арада үзгәреп китәргә мөмкин, менә шул чакта хәлиткеч мизгел килеп туа да инде. Әллә ничә тонналы мөгезле баһадирлар яннарына һәркемне дә якын китермиләр. Алар үзләренә хөрмәт белән караганны яраталар. Шулай да 2021 ел шушы яхшы токымлы үгезләргә охшап килсә, ул көчле булыр һәм ни теләвеңә карап, муллык һәм уңайлылыклар, бәхет һәм шатлыклар алып килер. Моңа кадәр алар заказ буенча эшли алганнар бит әле, ә нигә хәзер эшләмәскә?

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев