Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа терлекчелек фермасы ачылды (+ФОТО)

Бүген Биектау районы "Татарстан" агрофирмасында (Мүлмә авылы) 400 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән югары технологияле товар-сөтчелек комплексы ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Әлеге комплекска нигез ташы...

Бүген Биектау районы "Татарстан" агрофирмасында (Мүлмә авылы) 400 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән югары технологияле товар-сөтчелек комплексы ачылды.
Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Әлеге комплекска нигез ташы 2015 елның октябрендә салынган иде. Ел ярым эчендә биредә заманча комплекс пәйда булды.
Комплекс директоры Ринат Аббазов сүзләренә караганда, ул, дөрестән дә, республикакүләм уникаль дәрәҗәгә ия. Биредә сыерлар өчен генә түгел, анда эшләүче хезмәткәрләр өчен дә уңайлы, заманча шартлар тудырылган. Әлеге комплексны сафка бастыргач тагын 7 кешелек яңа эш урыны да пәйда булган. Фирмага Ирландия җиһазлары куелган.
Беръюлы 48 сыерны саву аппаратына тоташтырып була. Тәфсилле караш терлек продукциясенең сыйфатына да уңай йогынты ясый. Биредә һәрвакыт чиста, комплекс санитар-эпидемиологик таләпләргә тулысы белән җавап бирә. Хуҗалык, дөрестән дә, могҗизага охшап тора.
Бүгенге көндә мондый заманча комплекслар төзүне инвесторлар ярдәменнән башка гына башкарып чыгып булмый. Аны төзүдә Биектау районы эшмәкәре Рәис Тәбрис улы Шәйхетдинов үз инвестицияләрен керткән. Республика җитәкчелеге тарафыннан бирелгән субсидия акчасы да кергән.
Марат Әхмәтов Биектау районында төзелгән агрофирмаларның берсен ачканда аеруча басым ясап үткән иде: "Җир эшенә мондый дәрәҗәдәге инвесторлар җиңел генә килми ул. Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин бу юнәлештә армый-талмый эшли". Район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да инвесторга, төзүчеләргә тирән рәхмәтен белдерде. Киләчәктә район үсешенә яңа импульс бирерлек терлекчелек комплексларын тагын да арттырырга кирәк дигән теләк белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев