Яңа спорт мәйданчыгына рәхим итегез!
Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яңа спорт мәйданчыгы файдалана башларга әзер. Ул әле күптән түгел ачылган чаңгы базасы янында урнашкан. Әлеге комплекс ГТО нормаларын тапшырырга әзерләнү һәм тапшыру мәйданчыгы булачак. Аңа барлыгы 2 миллион сум акча сарыф ителгән. Быел республикада шундый 4 мәйданчык ачылачак.
Владимир Шакировны без яңа мәйданчык янында разминка вакытында очраттык. Җиде бала атасына 55 яшь. Моннан бер ай элек ул ГТО нормаларын алтын билгегә тапшырган. Мондый күрсәткечләргә ирешергә аңа спорт белән һәрвакытта дус яшәве ярдәм иткән.
- Мин спорт белән даими шөгыльләнәм, йөгерәм. Хәтта кайвакыт төшемдә дә йөгерәм, - диде Владимир Шакиров.
Владимир бокс буенча ике тапкыр Казан шәһәре чемпионы исемен яулаган. Ул җинаятьләрне ачу буенча да чемпион. Җиде ел армиядә хезмәт иткәннән соң ул Биектау районы эчке эшләр бүлегенә урнашкан. Моннан ун ел элек Россиянең иң яхшы авыл милиционеры исеменә лаек булган. Мондый бүләкне аңа 300ләп эшне ачкан өчен Мәскәүдә тапшырганнар.
- Элек б ездә мондый мәйданчыклар юк иде. Әле турниклар куелган вакытта да әйбәт булды. Күпләр турникны агачның ике ботагына лом куеп, бәйләп, үзләре дә ясыйлар иде, - дип сөйләде спортчы Владимир Шакиров.
Яшь спорт сөючеләргә хәзер җиңелрәк. ГТО мәйданчыгы атнасына 7 көн 24 сәгать буена ачык. 20 тренажерда биредә бер үк вакытта дистәләгән спортчы шөгыльләнә ала. Нормативлар да шул ук тренажерларда тапшырылачак һәм бу алга куелган бурычны гамәлгә ашыруны да шактый җиңеләйтә. -
Снарядлар бик яхшылар, биредә алар озак чыдаячак. “Агрессив мохит” дип йөртелә торган шартларда да тышкы кыяфәтләре бозылмаячак. Алар шуны күздә тотып эшләнгән дә инде, - диде “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” АНО ГТО комплексын тормышка ашыру департаменты җитәкчесе Александр Карпов.
Карпов җитәкчелегендәге департамент 10 елдан йөз миллионнан артык россияле тормышларын спорт белән бәйләр дип планлаштыра планлаштыра планлаштыра. Быел Татарстан картасында шундый 4 мәйданчык барлыкка килде. Алар күләмнәре буенча да, сыйдырыш ягыннан да барысы да бертөрле. Биектау районына бәхет башкаларга караганда күбрәк елмайды. Чөнки ул нигезне алданрак салды һәм шуңа күрә аңа бүләк итеп тагын бер тренажер тапшырдылар.
Әлеге спорт мәйданчыгында һәркемгә дә үзенең физик әзерлегенә туры килә торган тренажерны сайлап алу мөмкинлеге бар. Әгәр дә спорт белән әллә ни мавыкмаган кешегә ярдәм кирәк булса, QRкодны чыгарып, Ютуб кушымтасына керергә һәм үзенә ошаган тренажерда күнегүләрне ничек ясарга икәнлеген карарга була.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев