Яңа эчтәлектәге «Шүрәле» әкияте
“Нечкәбил” курчак театры актерлары данлыклы “Шүрәле” әкиятенең үзләре әзерләгән яңа төрен күрсәттеләр. Сценарий буенча тискәре герой Шүрәле түгел, ә бәлки урманда агач ботакларын сындырып йөрүче балалар. Тукай персонажы укучыларны табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтә. Биектаулылар әкиятнең яңа төрен “Театр һәркем өчен” проекты гамәлгә ашырылу нәтиҗәсендә карый алдылар.
“Театр һәркем өчен” проекты мәдәни инициа-тиваларның Президент фонды грантында җиңү яулады. Биектау районы китапханәчеләре театрны халыкка тагын да якынрак итәргә тырышканнар. Проект кысаларында Татарстанның әйдәп баручы актерлары һәм режиссерлары белән очрашулар уздыралар. Ә хәзер театральләштерелгән тамашалар куяр вакыт җиткән. Чернышевка мәдәният йорты сәхнәсендә Коркачык мәктәбе укучылары “Шүрәле” әкиятенең курчаклы версиясен күрсәттеләр.
- Бер тамашаны әзерләргә бер ел вакыт китә. Курчаклар ясыйбыз, репетицияләр уздырабыз - бу озакка сузыла. Балалар болар белән рәхәтләнеп шөгыльләнәләр, - диде “Нечкәбил” халык курчак театры режиссеры Айгөл Хәйруллина.
Алар сәхнәдә дә эшләргә яраталар. Сценарий “Шүрәле” әкиятенең без гадәтләнгән классик төреннән аерыла. Тискәре геройлар ролендә урманда агач ботакларын сындырып йөрүче балалар булды.
- Габдулла Тукай әкиятендә Шүрәлене Былтыр акылга утырткан булса, бу спектакльдә киресенчә, Шүрәле балаларга акыл өйрәтә, - дип аңлатып үтте китапханәләр системасы директоры Лилия Хәмидуллина.
Ул аларга акыл өйрәтүен өйрәтә, әмма берәү дә зыян күрми. Әкият булгач, аның азагы да бәхетле тәмамланды. Яшь тамашачылар спектакльдән соң биюләр белән мавыгып алдылар, ә очрашу әкият персонажлары белән истәлеккә фотога төшүләр белән тәмамланды.
- Якын арада без әлеге сәхнәдә район артистлары катнашында берничә спектакль куярга уйлап торабыз. Республика дәрәҗәсендәге драматурглар, шулай ук дәүләт театрлары артистлары белән очрашулар да уздырылыр, - дип өстәде китапханәләр системасы директоры Лилия Хәмидуллина.
Проектның максаты - халык мәдәниятенә, тарихына, әдәбиятка һәм гореф-гадәтләргә карата кызыксыну уяту. Алган белем-күнекмәләргә җанлы аралашулар да өстәлгәч, бу проектта катнашучыларны иҗат дулкынына юнәлтергә мөмкинлек бирер, театраль берләшмәләрдә мөстәкыйль эшли башларга этәргеч ясар.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев