«Высокогорские вести» – «Биектау хәбәрләре» газетасына язылу декадасы башланды
10 апрельгә кадәр 2023 елның икенче яртыеллыгына район газетасына ташламалы язылу декадасы барачак.
Декада барышында «Высокогорские вести» – «Биектау хәбәрләре» газетасына язылу бәясе нибары 783 сум 48 тиен тора. Редакция тарафыннан язылуның үзегезгә кулай булган вариантларын сайлау мөмкинлеге бирелгән. Газетага районның барлык почта бүлекләрендә язылырга була һәм ул әбүнәче үзе күрсәткән адрес буенча киләчәк. Ә инде газетаны район газетасы редакциясе бинасыннан килеп алырга теләүчеләр өчен язылу бәясе 550 сумга гына төшәчәк. Газетаның һәр саны туган як елъязмасы булып тора. Анда район яңалыклары гына түгел, аның күренекле шәхесләре, социаль-икътисади һәм милли-мәдәни тормышы чагылдырыла. Район тормышы белән көндәлек режимда танышып барырга теләсәгез район газетасыннан да кулайрак, отышлырак вариант таба алмассыз. Безгә язылыгыз, безне укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев