Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
«Виктория» хәрби-патриотик җыр фестиваль-конкурсы уза (+ФОТО)
Бүген, хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, Биектау районының үзәк мәдәният йортында "Виктория" хәрби- патриотик җырлар фестивале уза. Әлеге фестивальдә барлык Биектау районыннан 12-17 яшьлек мәктәп балалары катнаша. Фестиваль быел бишенче мәртәбә оештырыла һәм түбәндәге номинацияләрдә уза. - "Әлеге көннәрнең даны югалмас..." Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар турында җырлар; -...
Бүген, хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, Биектау районының үзәк мәдәният йортында "Виктория" хәрби- патриотик җырлар фестивале уза. Әлеге фестивальдә барлык Биектау районыннан 12-17 яшьлек мәктәп балалары катнаша.
Фестиваль быел бишенче мәртәбә оештырыла һәм түбәндәге номинацияләрдә уза.
- "Әлеге көннәрнең даны югалмас..." Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар турында җырлар;
- "Әфганстан җиле" - Әфганстандагы вакыйгалар турында җырлар;
- "Кызыл гвоздика" - сугыш даны, каһарманлык, Ватанны саклап һәлак булучылар турында хәзерге заман җырлары;
- Сугыш турында автор җырлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев