Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына килүчеләр Биектау районында кунакта булдылар (+ФОТО)

Бүген 13 апрель көнне Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены башланып китте. Җыенга катнашу өчен 400 делегат сайланган. Алар Россиянең алтмыштан артык төбәгеннән, 18 чит илдән һәм Татарстанның барлык районнарыннан тупланган. V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены программасы буенча делегатлар бүген төштән соң 4 төркемгә бүленеп Татарстанның 4 районына сәяхәткә чыгып...

Бүген 13 апрель көнне Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены башланып китте.
Җыенга катнашу өчен 400 делегат сайланган. Алар Россиянең алтмыштан артык төбәгеннән, 18 чит илдән һәм Татарстанның барлык районнарыннан тупланган.
V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены программасы буенча делегатлар бүген төштән соң 4 төркемгә бүленеп Татарстанның 4 районына сәяхәткә чыгып киттеләр. Аларның бер төркеме, ә бу 100 дән артык хатын-кыз Биектау районында кунакта булдылар. Алар арасында Эстония, Мәскәү, Саратов, Пенза, Самара, Курган, Чиләбе өлкәләреннән, Башкортостан, Мордовия Республикаларыннан һәм Татарстанның Мамадыш районыннан кунаклар бар иде.
Биектау районында делегатлар «Иске Казан» дәүләт музей-тыюлыгында, Ямаширмә авылында булдылар. Соңыннан, Биектауның Үзәк мәдәният йортында кунаклар өчен театральләштерелгән тамаша куелды. Әлеге чара татар халкының йола-гадәтләренә нигезләнгән иде.
Мәдәният йортының фойесында мәктәпкәчә яшьтәге балалар көче белән әзерләнгән күргәзмә дә эшләде.
Форум кунаклары бүген Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән очраштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев