Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Уңышлы эшләү сере – эшкә иҗади мөнәсәбәттә

“Тургай” балалар бакчасы тәүге юбилеен билгеләп үтте. Бу көн әлеге бакчада тәрбияләнүчеләрдән рәхмәт сүзләренә, бәйрәм кунакларының ихлас котлауларына һәм бүләкләргә юмарт булды.

Очрашу рус, татар һәм инглиз телләрендә шигырьләр сөйләү, җырлар җырлау һәм биюләр башкару белән үрелеп алып барылды. Җыеп кына әйткәндә, бакчада тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар үзләренең барлык осталыкларын, нинди шөгыльләргә өйрәнүләрен, ниләр булдыра алганнарын күрсәттеләр. Нәни талантлар чыгышлары белән игътибарны нәкъ менә заманча балалар бакчаларын ачуның ни дәрәҗәдә мөһим булуына юнәлтергә тырыштылар. Бәйрәм кунаклары әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ишекләре ачылган көнне күпме шатлыклы хисләр кичерүләрен, бу әһәмиятле вакыйганы күпме сабыйларның әти-әниләре зарыгып көткәнне яхшы хәтерлиләр. Ә бүген инде беренче нәтиҗәләр ясала.

- Шундый тырыш һәм заман рухында эшләргә сәләтле коллектив туплый алганыгыз өчен сез рәхмәткә лаек. Менә шушылар хакына эшләргә дә, яшәргә дә була. Бу балаларга сокланмый мөмкин түгел. Алар - безнең киләчәгебез. Барысы да шундый сәләтлеләр, - диде район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин әлеге балалар бакчасын төзүдә күпме катлаулылыклар булуы турында сөйләде. Алга куелган бурычларны бары тик бердәм тырышлык белән генә башкарып чыга алалар. Менә хәзер шатлана-шатлана бакчаның биш еллыгын бәйрәм итәләр. Рөстәм Галиуллович коллективның иң яхшы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

- Бер караганда биш ел бик аз кебек, тик шул ук вакытта бу шактый күп тә икән. Чөнки бу дәвердә балалар бакчасында никадәрле эш башкарылды, соңгы нәтиҗәне күздә тотып, иҗади эшли ала торган максатчан коллектив тупланды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре алларына куелган бурычларны иҗади мөнәсәбәттә, заман таләпләренә туры килерлек итеп башкаралар, - диде “Тургай” балалар бакчасы мөдире Люция Гобәйдуллина.

Люция Шамилевна үз җитәкчелегендәге коллективның барлык конкурсларда һәм грантларда иң актив катнашучыларның берсе булуы турында, тыйнаклык сәбәпледер инде, тәфсилләп сөйләп тормады. Ә бит алар республикага гына түгел, бөтен Россиягә танылдылар. Хәзер алар инде үзләрендә кунаклар кабул итәләр һәм тәҗрибә уртаклашалар. Мондый эшнең нәтиҗәсе - зирәк һәм тапкыр, талантлы һәм кызыксынучан балалар.

Реклама

- “Тургай” балалар бакчасы киләчәктә шундый булып калсын иде. Тәрбиячеләргә бакча аларны рухландырып торсын, дип телим, - диде Эмилия Закирова.

- Үз бакчамны яратам, чөнки ул иң яхшысы. Барыбызга да бәхет, шатлыклар һәм 10 еллык юбилейны да бәйрәм итүебезне телим, - дип өстәде Александр Завьялов.

“Тургай” балалар бакчасы коллективының ун еллык юбилеена нинди биеклекләрне яулаячагы турында хыялланырга гына кала. Чөнки алар - балалар да, аларның тәрбиячеләре дә инде бүген үк барысын да булдыралар. Заманча итеп төзелгән, чиста, җылы һәм ямьле икенче йортларында дус-тату яшиләр, барлык юнәлешләрдә дә иң яхшылар булырга омтылалар.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев