Урта Алатта Нәүрүзне бәйрәм иткәннәр (+ФОТО)
Кичә 19 нчы март көнне Урта Алат мәдәният йорты каршындагы ял паркында яз каршылау - "Нәүрүз бәйрәме" уздырганнар. Бәйрәмгә килүчеләр өчен театральләштерелгән тамаша күрсәтелгән. Бәйрәм татар халык уеннары, күңелле җырлар, биюләр белән дәвам иткән. Бәйрәм белән котлаулар, шигырь һәм такмаклар әйтү, җырлар җырлау, бию - барысы да милли йолаларны онытмау,...
Кичә 19 нчы март көнне Урта Алат мәдәният йорты каршындагы ял паркында яз каршылау - "Нәүрүз бәйрәме" уздырганнар.
Бәйрәмгә килүчеләр өчен театральләштерелгән тамаша күрсәтелгән. Бәйрәм татар халык уеннары, күңелле җырлар, биюләр белән дәвам иткән.
Бәйрәм белән котлаулар, шигырь һәм такмаклар әйтү, җырлар җырлау, бию - барысы да милли йолаларны онытмау, кешеләрнең бер-берсенә ихтирамын, хөрмәтен чагылдыру өчен ярдәм итә, укучыларыбызда милли бәйрәмнәребезгә, гореф-гадәтләргә карата мәхәббәт тәрбияли, дип саныйлар авыл җирлегендә.
Соңыннан барысы да "Карга боткасыннан" авыз иткәннәр һәм тәмле коймак белән чәй эчкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев