Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Урман шаулап үсә, яшьлек дәвам итә, диярбез...

Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык тәмамланып килә. Ел саен икеайлык чорында район территориясендә йөзләгән агач һәм куак утыртыла. Быел да “Казан арты” паркында яңа үсентеләр пәйда булды. Агачларны табигатьне саклауда актив катнашучы гражданнар утыртты. Республика һәм район суды хезмәткәрләре моннан берничә ел элек паркта агачлар утырту эшен башлап җибәргән иде. Суд хезмәткәрләре утырткан беренче агачлар инде шаулап үсеп китте. Алар янына быел яңалары утыртылды.

Изге эштә район һәм Югары суд хезмәткәрләре берничә ел рәттән катнашуга карамастан, аларга урманчылар агач утырту буенча киңәшләр бирделәр. Чөнки һәр ел саен агачлар алышынып тора. Быел чыршы утыртырга ниятләгәннәр. Европа чыршысын утырту кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Ул бик нәзберек, кыйммәтле үсенте яңа җирдә “яшәп” китмәскә мөмкин. Соңыннан агачларны яшь баланы тәрбияләгән кебек карап үстерергә кирәк.

“Агач утырту тулы бер фән ул, - ди шәһәр яны урманчылыгы директоры Илнур Кашафиев. - Казылган җирне бераз тыгызлыйбыз. Агачны кидертелгән капчыгы белән бергә чокырга утыртабыз. Капчык экологик материалдан эшләнгән. Ул черемәгә әвереләчәк. Агачны җиргә перпендикуляр тотабыз, өстенә кара туфрак салабыз һәм тыгызлап күмеп куябыз”.

“Казан арты” паркындагы гадел хөкем аллеясында беренче агачлар моннан 5 ел элек утыртылган иде. Суд хезмәткәрләре үзләре утырткан агачларны үзләре үк шефлыкка алдылар, бирегә даими килеп, аларны күзәтеп торалар.

Реклама

“Агач утырту һәрвакыт изге гамәл булып саналды. Гадел хөкем аллеясында агачлар күләгәсендә рәхәтләнеп йөреп булмый әлегә. Әмма без утырткан агачлар тагын берничә елдан район халкын үз матурлыклары белән сөендереп торырлар дип ышанасы килә. Агачны утырту гына түгел, аны саклап калу да мөһим. Утырткан агачлар һәр кешенең күңелендә мәрхәмәтлелек һәм әйләнә-тирәгә сакчыл мөнәсәбәт уятсын иде”, - ди ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев.

Һәр язда биредә утызлап яңа агач пәйда була. Тагын биш елдан күпләр бирегә гөмбә, җиләк җыярга йөрер, ә кемнәрдер өчен ул яраткан ял итү урынына әверелер.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев