Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Урларга теләгән, әмма өлгермәгән

Биектау районы прокуратурасы 36 яшьлек гражданин Иванов Андрейга карата җинаять эше кузгату буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Иванов Россия Федерациясе җинаять кодексының 30-нчы (3-нче бүлек), 158-нче (2-нче бүлек) матдәләре нигезендә чит милекне урлау нияте белән законсыз рәвештә чит территориягә үтеп керүдә гаепләнә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, агымдагы елның 31 гыйнварында гражданин чит милекне...

Биектау районы прокуратурасы 36 яшьлек гражданин Иванов Андрейга карата җинаять эше кузгату буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады.
Иванов Россия Федерациясе җинаять кодексының 30-нчы (3-нче бүлек), 158-нче (2-нче бүлек) матдәләре нигезендә чит милекне урлау нияте белән законсыз рәвештә чит территориягә үтеп керүдә гаепләнә.
Тикшерүләр күрсәткәнчә, агымдагы елның 31 гыйнварында гражданин чит милекне урларга теләү максаты белән Биектау районы Эстачи авылында урнашкан академик В.М.Бехтерев исемендәге рухый авыруларны дәвалый торган Республика клиник хастаханәсе территориясенә үтеп керә. Ул аннан металл җылылык торбаларын урларга тели. Шулай итеп, Иванов 6 мең 538 сумлык торбаларны кисәкләргә бүлеп әзерләп куя.
Әмма үзенең кырын эшен тормышка ашырырга өлгерми кала. Аны хастаханә каравылчылары күреп ала һәм, шул рәвешле, җинаять эше тоткарлана.
Андрей Ивановка карата җинаять эше Биектау район суды каравына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев